erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без сокланабыз сезгә!

Республиканың пенсионерлар берлеге ел да Казанда спартакиада кысаларында спорт ярышлары оештыра

Бу әһәмиятле чарадан безнең район пенсионерлары да читтә калмый. Быел башта май аенда “Арча“ спорт комплексында район спорт ярышларында катнаштылар.

Яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр Казанга ярышка бардылар. Алар: Руфина Гәрәева (йөгерү), Фәрит Хәлилов (йөгерү), Гүзәл Мозафарова (йөзү), Таһир Лотфуллин (йөзү), Камил Габдрахманов (ату), Гөлназ Хәйруллина (ату), Дамир Шакиров (дартс), Лидия Солтанова (дартс), Рөстәм Камалиев (өстәл теннисы), Мәүҗидә Камалиева (өстәл теннисы), Зөфәр Ильясов (эстафета). Команда Арча пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова җитәкчелегендә барды. “Электән безнең арчалылар спорт ярышларында катнашып торалар. Һәм яхшы чыгыш ясап, призлы урыннар алалар. Быел да урыннар алып, Казаннан яхшы кәеф белән кайттык”, – диде Руфия Баһаветдинова.

Шаккатыргыч хәл! Сөбханалла, 75 яшьлек Руфина Гәрәева йөгерүдә катнашып, өченче урынны ала! Чаңгы ярышларында да катнашмый калмый ул. Хәрәкәттә – бәрәкәт! Ветеран педагог йөрәге, бөтен күңеле белән спортчы. Тик торырга яратмый. Йорт, гаилә мәшәкатьләренә дә карамый, су коена, чаңгыда шуа.

Ярышта Гүзәл Мозафарованың җитез, матур йөзүенә сокланып карап тордык, диләр иптәшләре. Ул йөзү буенча  яхшы балалар тренеры да. Гүзәлдә шулай ук өченче нәтиҗә. Яхшы күрсәткеч. Афәрин!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчалылар мылтыктан да төз ата. Гөлназ Хәйруллинада дүртенче урын. Республика буенча бит бу! Шулай ук әйбәт күрсәткеч.

Без сокланабыз сезгә! Исән-сау булыгыз, рәхмәт, башкаларга да күңел күтәренкелеге бирәсез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев