erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел Арча районында 15 мәктәп яны лагеры эшләде

Арча районындагы мәктәп яны лагерьларында быел 15 мәктәптә 830 бала ял итте.

1 июньнән 21 июньгә кадәр дәвам иткән лагерьлар башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган иде. Шул ук вакытта, 5 мәктәптә (Арча мәктәпләре һәм Шушмабаш мәктәбе) 1 сеннән 18 июньгә кадәр урта сыйныф укучылары өчен хезмәт лагерьлары эшләде.

Быел яңалыклар: хезмәт лагерьлары РФ Мәгариф министрлыгының “Беренчеләр хәрәкәте”, ә мәктәп яны лагерьлары “Орлята России”  проекты буенча эшләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган уку елы башында яңа ачылган Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей базасында быел тәүге тапкыр “Төсләр” дип исемләнгән лагерь эшләде һәм анда лицейда белем алучы 100 бала ял итте. “1 сеннән 21 июньгә кадәр эшләгән лагерьда 8 вожатый эшләде. Лагерь Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының “Орлята России” проекты кысаларында оештырылды. План да шул проект кысаларында төзелде. Һәр көнгә исем бирелде һәм шул көннәрдә балалар белән очрашуга кунаклар чакырылды. Әйтик, театр, эколог, Пушкин көне, лагерь көне, юл йөрү кагыйдәләре көне, рәссамнар, спорт көне, шигырь укучылар, сәламәтлек көне, хәтер көне, һ.б., хәтта бер көнне конкурс уздырып лагерьның мисс һәм миссисын да ачыкладык, балалар белән Сабантуй да уздырдык. Балалар үз өлкәләрендә хезмәт куючылар: районның ЮХИДИ бүлегеннән Энҗе Мөхәммәтҗанова, районның балалар китапхзанәсе хезмәткәрләре, “Республика Татарстан” газетасыннан журналист белән очрашып үзләренә белем туплады, — ди лагерь җитәкчесе Айгөл Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев