erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәтер яшәсен дисәк...

22 июнь иртәсе – бик күпләрнең алга куйган максатларын, хыялларын чәлпәрәмә китергән көн. Бөек Ватан сугышы барлык гаиләләргә дә кайгы-хәсрәт китергән, хатыннарны тол, балаларны ятим, ата-аналарны ул-кызсыз калдырган. Сугыштан исән-сау кайтучыларның да күбесе гарип, кул-аяксыз калган. Ләкин алар – исән.

Гөберчәк авылында Бөек Ватан сугышына кадәр йөз кырыклап хуҗалык булган. Сугышка йөз утыз биш кеше киткән. Бер йорттан өч-дүрт, икешәр кеше китүе дә билгеле. Бүгенге көнгә сугышта катнашу-катнашмавы  ачыкланып бетмәгән тагы дүрт-биш кеше исәпләнә. Сугышта хәбәрсез югалучылар да байтак. Исән кайтучыларының да күбесе алган яралардан озак яши алмаган. Туганыбыз Әхмәдиев Миннегали шулай ук сугыш ветераны иде. Ул 3нче Белоруссия фронтында 1943-1944 елларда батырларча көрәшә. 1944 елның 5 июлендә каты яралана, госпитальгә эләгә. 1945 елның март аенда гына өенә кайтарыла. “Минем аркамда географик карта сызылган”, – дия иде ул. Чөнки кулбашлары, аркасы нык яраланган, аны тегеп, тазартканнар.

Ә күршебез Миннегали Әхәтов сугыштан кайткач, күргәннәрен сөйләргә яратмый. Олыгайгач кына үзеннән яшьрәкләргә күз яшьләре белән түбәндәгеләрне сөйли: “Сугышка повестка килү белән авылдан чыгып киттек. Иң беренче Суслонгерга эләктек. Андагы күргән газапларны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Ачлыктан тилмергән вакытларда чүп-чар чокыры тирәсендә йөргәнеңне күрсәләр, штраф салалар иде. Ә штраф дигәнең киселгән агачны бер урыннан икенче урынга күчерү генә түгел, бик авыр иде...”. Улының Суслонгерда икәнлеген белгән Шәмсениса апа ашау, кием-салым алып янына бара. Ләкин ул биргән әйберләр аның Миннегалиенә эләккәнме-юкмы, билгесез...

 1944 елда Миннегалине фронтка озаталар. Көчле бәрелеш вакытында ул нык яралана. “Гәүдәм тотарлык калмаган, шуңа күрә иптәшләрем самолет канатына салып алып кайттылар. Яраларым көчле булса да, мин аңымда идем. Мине госпитальгә керткәндә авылдашым Фатих Дәүләтшин белән очраштык. Ул дәваланып, фронтка китте”, – дип искә ала ул. “Бервакыт без урман эчендә немецлар чолганышында калдык. Киселгән агач ботакларын күч-күч итеп өеп куйганнар. Ә немецлар ата-ата безгә таба киләләр. Мин берничә иптәшем белән шул өелгән күч астына кереп качтым. Һәр күчкә аттылар, ә без яшеренгән күч калды. Гомер бетмәгән булгандыр инде. Шулай итеп без исән калдык”. Госпитальдә ул озак дәвалана, ләкин сугышта катнашырга яраксыз булып, инвалидлык белән туган йортына әйләнеп кайта. Госпитальдән озатучылар, бу солдат озак яши алмас, дип калалар. Чөнки хәле аяныч була: аяклары йөрми, сөйләшә алмый. Култык таякларына “атланып” кайта ул. Әнисе үзе белгән ысул белән дәвалап, улын аякка бастыра. Ләкин умыртка баганасы үзенең кайдалыгын һәрвакыт сиздереп тора. Сугыштан кайтканда ук Миннегалинең күкрәгендә “II, III дәрәҗәдәге Ватан сугышы” орденнары, медальләр чыңлый.  Колхозда эшләп йөргән фронтовик гаиләсе 1951 елда бернәрсәсез урамда басып кала – хуҗалык янып бетә. Өр-яңадан тормыш башлана. Йорт, каралты-кура, мунча төзелә. 1952 елда Казанда эшләп йөргән Былбыл исемле кызга өйләнеп, дүрт балага гомер бирелә. Миннегали Әхәтов 2001 елда вафат булып, авыл зиратына җирләнде.

1913 елда туган авылдашыбыз Шәяхмәт Галәветдинов сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. 1944 елда каты яраланып, туган нигезенә әйләнеп кайта: уң кулы хәрәкәтләнми. Ул кече күңелле, ачык йөзле, шаян сүзле булган. Галия исемле кызга өйләнеп, баласы туарга тиешле шатлык та озакка бармый, 1945 елның декабрендә алган яраларыннан ул вафат була. Вафатыннан соң кызы Мәдинә туа.

1942 елда Бөек Ватан сугышына киткән Гафар Гарипов та фашистларга каршы батырларча көрәшә. Ләкин 1944 елда каты бәрелеш вакытында яраланып, кар астында кала. Бер тәүлектән соң гына иптәшләре аны табып, госпитальгә озаталар. Сугышка яраксызлык документы белән якыннары янына кайткан Гафар колхозда балта остасы булып эшли. Ә өйдә тегү эшенә оста була. Хатыны Фагыйлә белән биш малай тәрбияләп үстерә. Гадел, җор телле, сабыр холыклы, эшчән, уен-көлке яратучы сугыш ветераны 1987 елның 30 апрелендә вафат була.

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда сугышта катнашучыларның күбесе турында мәгълүматлар саклана. Хәтта фронттан килгән берничә хат та бар. Хатлар Галимулла, Миңнулла Хәсәновларныкы. Алар үзләре өчен түгел, ә тылда калган балалары өчен нык кайгыралар, хатыннарына ничек булса да балага ризык табарга, аларны үлемнән сакларга кушып хат язалар. Хатлар 1941, 1942 елларда латин, кириллица графикасында язылганнар.

Сугышта катнашкан һәр авылдашыбыз турында күп итеп язарга булыр иде. Ләкин мин берничәсен генә мисалга китердем. Ни өчен дисезме? Чөнки Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның үткән юлы һәркем өчен үрнәк, яшь буынга патриотик тәрбия алырлык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Авылдашларым зур батырлыклар күрсәткәннәр, гомерләрен дә аямыйча фашистларны туган җиребездән чыгарганнар. Әсирлеккә төшсәләр дә, каршылыклар белән очрашсалар да сынмаганнар, сыгылмаганнар, югалып калмаганнар. Аларның күкрәкләрендә чыңлаган орден-медальләр шул хакта сөйли.

Мөхәммәт Мәһдиев музеена төрле йомыш белән килүчеләр бар: кемдер язучының иҗаты белән кызыксына, ә кемнәрдер нәсел тамырларын барларга, алар белән булган бәйләнешне ачыкларга килә. Әйе, әйе, нәсел шәҗәрәсен барларга, әби-бабайларының авылда яшәүче туганнарын табарга, күрергә кайталар. Шундыйларның берсе, Казан шәһәреннән туганнары белән кайткан Рөстәм Дәүләтгәрәев. Ул әбисе Өммегөлсем, бабасы Хәкимҗанның туганнарын барларга, аларның яшәгән урыннарын ачыклау максатында кайткан. Рөстәмнең туганнары, әби-бабайлары кай урыннарда яшәгәнлекләре хакында бер көн эчендә мәгълүматны табып, үзенә җиткерә алуым белән мин үземне бәхетле дип саныйм. Кеше гозер, өмет баглап кайткан икән, ничек аны тыңламыйсың?! Әбисе Гөберчәкнеке булса, бабасы Хәкимҗан Әхтәмов Сикертән авылыннан. Ул, Рөстәм әйтүе буенча, Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1943 елда һәлак булган. Ләкин “Хәтер” китабында аның исем-фамилиясе язылмаган. Рөстәмне шушы мәсьәлә нык борчый. Хәкимҗан бабасының сугышта катнашуы хакында ул архив материалларын табып таныша. Без, мәдәният хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга җыенганда һәр авылдан сугышта катнашучыларны кабат барлап, авылдашлардан сорашып яңа исемлек яздык. Гөберчәктән элек 116 кеше булса, яңа исемлектә 135 сугышчы барлыкка килде. Яңа исемнәр табылды. Ә менә Сикертән авылы буенча бу эш ахырына кадәр җиткерелмәгән, күрәсең. Рөстәм бабасының исемен яңа исемлеккә кертергә тели. Хәтта Хәкимҗанның бертуганы Шәрипнең дә сугышта катнашканлыгын Гаптерәхим абый Котдусовтан килене Ризидә апа ярдәме белән белә алдым. Өлкәннәр исән вакытта сорашып, хуҗалык китапларын карап, сугышта катнашучыларның исемлеген төгәл итеп язсак иде. Тарих барлау, бүгенге буынның бурычы дип саныйм. Игътибарлы, ихтирамлы булыйк әле, җәмәгать!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Гөберчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев