erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Акча реформасы көтелә дигән сүзгә ышанырга кирәкме икән»?

“Акча алышына дигән сүз йөри. Бу хәбәр дөресме икән? Кара көнгә дип җыеп куйган акчаларыбыз яна дип куркам”.

Газета укучыбыздан килгән әлеге сорауны без Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәеновка юлладык.
– Акча реформасы көтелә икән, банктагы акчаны, имеш, алып булмаячак дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Бердән, урамда 1991 ел түгел. Хәзер финанс системасы үзен яхшы “хис итә”. Үзәк Банкның да, башка банкларның да резервлары зур, бюджет та дефицитсыз үтәлә. Шуңа да банктагы акчаларны алып булмаячак дигән сүз имеш-мимеш кенә. Аңа ышанырга кирәкми, – ди ул.   

– Булган акча югалмасын өчен аларны нишләтергә киңәш итәсез? 
– Гади халык кулында ирекле акча (нинди дә булса финанс-акча операцияләре өчен билгеләнмәгән акчалар. – Авт.) күп түгел. Күбесе кредит түли. Хәзер кредит ставкаларының югары булуын истә тотканда, аларны түләп бару да авыр әле. Акчасы булган кешегә кредитларын ябу өчен иң кулай вакыт дип саныйм мин. Хәзер рефинанслау ставкасы еллык 21 процент тәшкил итә. Бу бик югары ставка. Һәм мондый шартларда кредит алырга кирәк түгел. Ул шул ук кулланучылар кредитына да, машина кредиты һәм ипотекага да кагыла. Әмма монда сүз ташламалы гаилә ипотека турында бармый. Кредит алам да, девальвация була һәм аны каплыйм дип өметләнергә кирәкми. 2025 елда бердәнбер иң дөрес стратегия – элеккеге кредитларны каплау. Шулай ук банк кертеме ставкалары югары булуны истә тотсак, акчаны банкта сакларга була. Закон буенча банкларда 1 миллион да 400 мең сумга кадәрге акча иминиятләштерелгән. Шул суммага кадәрге акчаны анда саклый аласыз. Бүгенге көнгә бу иң яхшы вариант.         

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/akca-reformasy-kotela-digan-suz-imes-mimes-kena

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре