erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар аз, әмма сыната торганнар түгел

Соңыннан аларга мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

Яшьләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Бәйгегә килгәннәр, әмма барысы да бик тыныч, өлкәннәр кебек хафаланмыйлар да, ничек булыр икән, дип борчылмыйлар да.

Узган шимбәдә Арча ДОСААФ оешмасында “Автосессия –2024” дип аталган машина белән идарә итүче студентлар арасында район бәйгесе булды.

Бүлмәгә килеп кергәндә егетләр компьютер каршында бәйгегә әзерләнә иде. Бармаклары бармакка иярми, клавиатура төймәләренә басып, тест сорауларына җавап бирәләр. Барысы да җитди, сөйләшмиләр, аралашмыйлар, хәтта елмаймыйлар да. Бәйгенең теория өлеше башланган, ахры, дип уйлап куйдык. Юк икән, бу өйрәнү генә булып чыкты. Эшләрен беренче төгәлләгәннәр урыннарыннан торып, иптәшләренә булыша башлагач кына аңлашылды.

Арча ДОСАФы оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев бәйгегә старт бирде, аның ярдәмчесе Ринат Хәкимов ярыш кагыйдәләре белән таныштырды. Кыю егетләрнең бармаклары яңадан  клавиатура төймәләрен “уйната” башлады. Аларның саны аз, әмма берсе дә сыната торганнардан түгел. Арча педагогика көллиятенең өченче, дүртенче курс студентлары булып чыкты алар. Җитди караш белән тест сорауларына җавап бирә башладылар. Бу бәйге алар өчен үзләрен тагын бер кат сынап карау да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү дә булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автодромда үткән ярышларның практик өлешендә дә сынатмады егетләр. Әмма урыннар иң күп балл җыюдан чыгып билгеләнде. Беренче урынны Эльвир Хәсәнов, икенче урынны Искәндәр Исмәгыйлев, өченче урынны Илназ Шакиров яулады. Соңыннан аларга мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Башка катнашучылар да истәлек бүләкләре алды.

Мондый ярышларны даими рәвештә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе” һәм ЮХИДИ бүлекчәсе оештыра. Бүләкләрне ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова тапшырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре