Алар уңай энергетика бирә
Кызыклы кешеләр.
Казансу паркына йөрергә төшкәч, өч эт белән йөргән ир-атны күргәч, сораулар тумый калмый. Өч эт бит ул! Үзләре кап-каралар, чисталар, матурлар. Без журналистлар кызыксынучан халык, сораулар бирми, сөйләшми кала алмадык. Арчада яшәүче Андрей Трубицын булып чыкты ул. Ачык кеше, бик рәхәтләнеп сөйләште. Өч этнең өчесе дә үзләре белән өйдә яши. Муза, клео, амза токымлы этләр. Нәни этләр түгел. Өчесе дә ана этләр, әмма өчесе дә стерильләштерелгәннәр. Бәбиләтеп, көчекләрен сатып, акча эшлиләрдер, дигән уй да күңелгә килгән иде, әмма алай булып чыкмады. "Приюттан алдык, - дип сөйләде Андрей. - Көн саен иртән-кичен йөртергә алып чыгабыз. Урамда, паркта зур йомышларын үтәсәләр, пакетка алып салабыз. Өйгә кергәндә аякларын юып кертәбез. Урман бетеннән тикшерәбез. Юындырып торабыз. Урамда йөреп кергәч алар арып, рәхәтләнеп йоклыйлар. Балтач авылында дачабыз бар. Җәй көне шунда булабыз. Анда таныш ветеринария белгеченә күрсәтеп, прививкалар ясатып торабыз. Этләрдә начар күңеллелек юк. Алар безгә бары тик яхшы энергетика бирә".
Андрей үзе Казанда ашыгыч ярдәм машинасы йөртәм ди, хатыны Елена фельдшер икән. Өч балалары бар. Без аларга түземлек, тормышта уңышлар телибез. Күзгә карап торган җан ияләренә игелекләр күрсәткән Трубицыннар гаиләсенә яхшылыклар кире үзләренә әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев