Алда сабантуйлары. Эсседә хәл китмәсен өчен нишләргә?
Табиб киңәшләре.
Эсседә хәлегез китә күрмәсен
Алда тулы җәй. Гадәттә җәй айлары эссе була. Эсселек сәламәтлеккә зыян китерергә дә мөмкин. Мондый хәлләр булмасын өчен без район үзәк хастаханәсенең районара йөрәк һәм кан юллары үзәге җитәкчесе Ринат Хәстиев белән сөйләштек.
- Ринат Мирбәтович, җәйге эссе көннәрне сәламәтлегеңә зыян китермичә ничек дөрес үткәрергә?
- Дөрестән дә, эссе көннәр сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Организм эсселекне җиңелрәк кичерсен өчен кояшның активлыгы югары булган вакытта – ә бу көндезге сәгать 11дән кичке сәгать 4кә кадәр дәвам итә – мөмкин кадәр кояш астында тормаска тырышырга кирәк.
- Алда сабантуйлары. Көн кояшлы, эссе булса да Сабантуена барабыз. Бу очракта киңәшләрегез.
- Барыбер кояш астында йөрергә туры килә икән, табигый тукымалардан эшләнгән ачык төстәге иркен киемнәр кияргә, башны капларга кирәк. үзең белән су алырга. Мөмкин булса, күләгәле, ышыграк урында торырга.
- Организм сусызланмасын өчен көненә күпме су эчәргә?
- Эсседә организм сусызланмасын өчен көненә ким дигәндә 1,5-3 литр сыеклык эчәргә кирәк. Лимон согы кушылган су, шикәрсез җылы яшел чәй, компотлар, морслар эчү әйбәт.
- Ә нәрсә эчмәскә?
- Алкоголь, сыра, шикәрле, газлы эчемлекләрне кулланмагыз. Болар сусауны да басмый, өстәвенә, организмдагы матдәләр алмашу процессларын акрынайта.
- Нинди ризыкларны куллансаң яхшы.
- Җиңел азыкларга, әйтик, яшелчә һәм җиләк-җимешкә, пешерелгән балыкка, салкын ашларга һәм окрошкага өстенлек бирергә кирәк. Майлы, кыздырылган һәм татлы ризыкларны рационнан төшереп калдырыгыз.
- Бу киңәшләрегез йөрәк авырулы, кан басымлы кешеләргә генә кагыламы?
- Бу киңәшләр авыруларга гына түгел, барлык кешеләргә дә кагыла.
- Кан басымлы кешеләргә аерым киңәшләрегез бармы?
- Эсседә кан басымын тикшереп торырга кирәк. Эсседә кан басымы төшеп китәргә мөмкин.
- Рәхмәт, киңәшләрегез өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев