Алисә 3нче дәрәҗә диплом алды
Котлыйбыз Алисәне!
Арчның 7 нче номерлы "Балачак" балалар бакчасы"ның физик тәрбия җитәкчесе Ахунова Алисә Азат кызы "Татар ядкәрләре" дигән Бөтенроссия марафонында катнашып, 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.
29 майда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры залында #Татар_ядкәрләре" марафонының җиңүчеләрен котлау тантанасы булып узды. Бу матур, күңелле чара үзенә иҗат әһелләрен һәм марафонда катнашып, җиңү яулаганнарны җыйды. Тантанада "Татар ядкәрләре" шәхси оешмасы директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Җәүһәрова Фәнзилә Хәким кызы, Татарстан Республикасың атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы, КФУ мөгәллиме, блогер, журналист Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы, танылган шагыйрь, язучы, драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, "Безнең мирас" журналы, "Мәдәни җомга" газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар, акчалата премияләр, бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды.
"Татар ядкарьләре" төркеме бүгенгесе көндә әби - бабаларыбыздан калган гореф - гадәтләрне, милли йолаларыбызны, күңел сандыгында сакланган хатирәләрне ядкарь итеп саклап үз төркемен матур итеп алып бара, халык күңелен яулый. "Шушы марафонны оештырган җитәкчеләргә зур рәхмәт, - ди Алисә. - . Марафон барышында күтәрелгән темалар эзләнергә, үткәннәрне барларга, күңел аша уздырырга мәҗбүр итте. Без үзебезнең кайсы нәселдән, кем булуыбызны, әби-бабайларыбызны искә төшердек. Алга таба да марафоннарда актив катнашып, татар милләтенең, туган телебезнең, туган җиребезнең хөрмәтле кешеләре булып яшәргә язсын!.
Бүген һәркемнең күңелендә бер теләк: күкләребез аяз, күңелебез тыныч, илебез имин булсын!
Нинди тема булыр дип
Кичтән үк уйлап яттым.
Ядкәрләр марафонында
Яңа танышлар таптым.
Шушы көннәр эчендә
Төрле уйларга баттым.
21 көн үтеп китте
Рәхмәт оештыручыларга.
Катнашырга насыйп булсын
Киләсе марафоннарда".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев