“Әнием һәм улым көтә, мин кайтырмын!”
Яңа Кенәр җирлегеннән беренче булып махсус хәрби операция зонасына китүче Реваль Вафин бүген “Тимер” батальоны солдаты.
2022 елның август аенда Яңа Кенәр авылында гомер итүче Зөлфия Вафина бердәнбер улы Ревальне махсус хәрби операция зонасына озата.
Ярты йөрәге улы белән киткән ана бүгенге көндә ниләр кичергәнен үзе генә белә. Тик шулай да безнең белән күрешеп, хис-кичерешләре белән бүлешүдән ул баш тартмады.
Тәвәккәл һәм курку белмәс
– Улым бервакытта да куркак булмады, үз сүзендә нык торучан ул, – дип башлады сүзен Зөлфия ханым. Күзләрендә сагыну төсмере булса да, тавышында бердәнбер улы өчен горурлык хисләре яңгырады аның.
Иң элек Ревальнең армиягә киткән елларын искә алудан башладык сөйләшүне. Һәрбер ана кебек, Зөлфия ханым да улын армиягә җибәрер вакыт килеп җиткәч, куркып кала. Хезмәт итүдән алып калу кебек шомлы уйлар да була аның күңелендә. "Армиядән алып калу теләгем дә бар иде", ди ана. Әмма Реваль бу турыда ишетергә дә теләми, әнисенә “Ничек итсәм итәм, барыбер армиягә барам”, – дип җавап бирә.
Үҗәт егет 2007-2008 елларда Төньяк Кавказда ел ярым хезмәт итеп кайта. Армия сафларыннан кайткач, янгын сүндерү бүлегендә эшли. Бер эштән дә куркып тормый, кушканны җиренә җиткереп намус белән башкара ул.
Әти булу бәхете
2010 елда Ревальнең улы Раил дөньяга аваз сала. Шәхси тормышы теләгәнчә үк килеп чыкмаса да, Реваль әти буларак бик игътибарлы һәм шул ук вакытта таләпчән була. Үзе өч яшьтән әтисез калган егет улына бар җылысын бирергә тели.
– Бүген Раил улым әнисе белән Кайбычта яши. Тик каникулларда ул һәрвакыт Кенәргә безнең янга кайта. Яңа елларны гел бергә каршы алабыз. Бер генә бәйрәмдә дә без аны игътибарсыз калдырмыйбыз. Менә быел әтисе аны ял итәргә җибәрде. Бергәләп тозлы күлгә, Мәскәүгә барып кайттык. Отпускага кайткан саен бүләген, күчтәнәчен җыеп Реваль улы янына ашыга. Бер-берсен бик яраталар, очрашуны түземсезлек белән көтеп торалар, – дип уртаклашты Зөлфия Вафина.
Апрель аенда ялга кайткач, Реваль улы янына мәктәпкә бара. Алдан әйтмичә генә, көтмәгәндә килеп, бик шатландыра ул шул вакытта Раилне. Укытучылар һәм укучылар белән сөйләшә, көтелмәгән матур очрашу оештыра.
Ревальнең улы белән безнең дә җәй айларында күрешкән булды. Яңа Кенәрдә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл каршына чәчәкләр салу чарасында әбисе белән килгән иде ул. “Әтиемнең тизрәк бөтенләйгә кайтуын телим, мин аны бик сагынам”, – диде ул шул вакытта.
“Барам булгач, барам!”
Узган елның август аенда хәрби операция зонасына киткән Реваль ике тапкыр ике атналык ялга кайтып китә. Бу яллар Зөлфия ханым өчен иң зур бәйрәмнәрнең, иң зарыгып көткән очрашуларның берсе була.
– Махсус хәрби операция башланганын белгәннән соң, улым китәргә дип үзе теләк белдерде. Ничек кенә кире күндерергә теләсәм дә, “Барам булгач, барам!” дип кистереп әйтте. Хәрби комиссариатларда документлар тапшырып йөргәндә дә, кат-кат шалтыратып, улым, борыл, әле соң түгел, дидем. “Юк, мин ике сөйләмим”, – дип кенә җавап бирде. Ул вакытта ниләр кичергәнемне үзем генә беләм, – дип моңсу хатирәләре белән уртаклашты Зөлфия Вафина.
Беренче көннән үк Реваль Вафин “Тимер” батальонында контракт буенча хезмәт итә. Зарлануны белми, бу адымын Ватан алдында үтәлергә тиешле бурычы дип саный.
– Улым миңа еламаска, борчылмаска куша. Бар да әйбәт буласына ышана ул. “Кая киткәнемне белеп киттем”, ди. Булдыра алганча азык-төлек, кием-салым җибәреп торам. Ике тапкыр авыл халкы тарафыннан җыелган, бер тапкыр үзем туплаган гуманитар ярдәм тапшырылды. Үзем җибәргән вакытта күп итеп, батальондагы барлык егетләргә җитәрлек итеп оештырып җибәрдем. Посылкалар барып җитә, Аллаһка шөкер, – ди Зөлфия ханым.
Хәрбиләр һәрдаим балалардан хатлар, рәсемнәр дә алып тора. Ревальдә дә матур теләкләр язылган өч хат, ике рәсем бар.
– Алар Татарстанның төрле почмагыннан килә. Чиста килеш саклансын дип Реваль аларны миңа кайтарып бирде. Шул хатлар да аларга көч бирә. Егетләр аларны кадерләп саклыйлар. Чаллыдан килгән хат авторы белән минем улым хәтта элемтәгә дә кергән. Беренче сыйныфта укучы бер малай хат кырыена үз адресын язып, солдатлардан җавап хаты көткән. Бу малайны шатландырыр өчен, Реваль аның белән элемтәгә чыгып, рәхмәтен җиткергән. Укучы өчен дә, батальон егетләре өчен дә бик дулкынландыргыч мизгелләр булган бу, – дип сөйләде улы белән горурланучы әни кеше.
Зөлфия ханымның кулында гел телефон. “Йоклаганда да, ашаганда да, юынганда да кулымнан төшермим”, ди ул. Улыннан шалтырату, яхшы хәбәрләр, “Әни, бар да яхшы”, – дигән бер җөмлә көтә. Реваль сөйләшүен чыннан да бик кыска тота икән. “Сораулар биргәнне яратмый, сораша башласаң, нәрсәгә инде ул сиңа, әни, бар да әйбәт, дип кенә тәмамлап куя. Мине борчыйсы килмидер инде”, – ди хәрбинең әнисе.
Яшьли тол калып, берүзе үстергән улын сугыш кырларыннан көтүче Зөфия Вафинага чиксез сабырлык телибез. Әнисен, улын, илен сакларга яу кырына киткән райондашыбыз Реваль исән-сау килеш тизрәк әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев