erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Апаз җирлегендә башкарылган эшләр белән таныштылар

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырышның чираттагысы 21 ноябрьдә Апаз авыл җирлегендә үтте.

Әлеге җирлеккә 6 авыл керә. Бик күп атаклы шәхесләр биргән як бу. Кечкенә генә Мирҗәм авылыннан өч Герой чыккан! Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин, Социалистик Хезмәт Геройлары Галимулла Әсхәдуллин, Дания Галимова белән чиксез горурланалар, алар истәлеген кадерләп саклыйлар. Марат Әхмәтов, Вәгыйз Миңһаҗев, Фатыйх Сибагатуллин, Рифат Җамал һ.б. күп кенә шәхесләр – шушы җирлектән.  “Хәсәншәех авылында “Киндер күле“ дип аталган ял паркы бар. Ел дәвамында биредә чисталык һәм тәртипне саклап торабыз. Бу матурлыкны тудыручы – Марат Готыф улы Әхмәтов. Хәсәншәех авылында саф сулы “Зөбәйдә“ чишмәсе төзекләндерелде. Бу зур эшкә ярдәм итүче – Миңһаҗев Вәгыйз Васил улы. Быел бу чишмәгә үзара салым исәбенә юл салынды“, – дип  сөйләде авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов. Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин Апаз авылында мәһабәт мәчет, зират өе төзеткән, зират коймаларын төзекләндерткән.

– Безнең бәхетебез шундый шәхесләр һәм “Ватан“ агрофирмасы булуда, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Кем әйтмешли бары бергә, югы уртак. Агрофирма җитәкчесе Мансур Готыф улы, аның улы Илнар Әхмәтов нинди гозер белән генә мөрәҗәгать итсәк тә, һәрвакыт уңай хәл итәләр. Халык абзар тутырып мал асрый. Агрофирма җитәрлек күләмдә печән, салам, фураж бирә. Җәйге айларда шәхси хуҗалыклардан көнгә 10 тоннадан артык сөт җыела. Соңгы ун елда 29 кеше кечкенә фермалар төзү өчен субсидия алды. Әле тагын теләк белдерүчеләр бар.

Агрофирма мал асраучы шәхси хуҗалыкларга тагын бер кызыклы яңалык тәкъдим итә. Мансур Готыф улы бу турыда азык үзәгендә булганда сөйләде. Әлеге үзәктә терлекләр өчен монокорм ясыйлар. Төрле өстәмәләр белән баетылган грануллы азык ул. Аны ашаган сыерның сөтен савып кына бетер инде. Моны белеп алган шәхси хуҗалыклар да чиратка баскан, ул чират арта бара. Бәясе дә кыйммәт түгел.

Бу көнне утырышта катнашучылар мәктәпләрдә, фельдшер-акушерлык пунктларында, почта бүлекчәләрендә мәчетләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, Мирҗәм авылында мемориаль комплекста, “Архан“ кооперативында, Сиринә һәм Рифат Сафиннарның, Илһам Низамовның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында, мебель цехында, җирлекнең административ бинасында булдылар, Мирҗәм авылында яңа төзелгән  буаны карадылар. 
Авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов Пөшәңгәр мәктәбендә директор булып эшләгәндә бирегә килгән саен нинди дә булса яңалыкка очрыйсың, дип язганым бар иде. Ул бу “гадәтен“ җирлек  башлыгы булгач та ташламаган. Программа буенча төзелгән административ бинада булганда да шуңа игътибар иттек. Бина үзе гадәти, уңайлы яңа бина инде. Аның янәшәсендәге склад игътибарны җәлеп итте.

– Кирәк-яракны саклау өчен шундый склад төзеп куйдык, территорияне сетка белән әйләндереп алдык, бик уңайлы, бар әйбер кул астында.
Җирлекнең үз тракторы, аның төрле эшләр башкара торган җайланмалары бар. “Ватан“ агрофирмасы ике трактор сыярлык гараж эшләтеп биргән. Су сыешлыклары таккан тракторлар салкыннарда да янгын сүндерергә әзер тора. Пөшәңгәр авылында яшәүче, Татарстанның атказанган механизаторы Әхтәм Шәвәлиев үз тракторына зур су мичкәсе тагып янгын сүндерергә күрше республикага кадәр бара икән. Мирҗәмдә ташландык урынны чистартып матур буа ясаганнар. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан да әйбәт, матур да. Соңыннан утырышка йомгак ясап район башлыгы Алмаз Хисаметдинов: “Озак йөрелде, әмма кызыклы булды“, – диде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев