erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Апаз мәктәбе укучысы республика бәйгесендә уңышка иреште

Татар теле һәм әдәбияты буенча республикакүләм «Гыйлем» бәйгесендә Арча районы Апаз урта мәктәбе укучысы Камилә Хәмидуллина икенче урынга лаек булды.

Республика күләмендә уздырылган «Гыйлем» бәйгесе татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну белдергән сәләтле укучыларны берләштерде. Бәйге нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы өч призлы урын билгеләнде, шуларның берсе Арча районына туры килде.

Анда Апаз урта мәктәбе укучысы Камилә Хәмидуллина икенче урын алды. Әлеге уңыш – укучының тырыш хезмәте, укытучыларның нәтиҗәле эшчәнлеге һәм туган телгә булган ихтирамның ачык чагылышы.

Җиңүче укучыны филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ректоры Рәдиф Җамалетдинов котлады. Камиләгә 40 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев