erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча педагогия көллиятендә игелек дәресләре узды

«Игелекле Казан» волонтерлык оешмасы вәкилләре районнар буйлап сәяхәтен Арча районыннан башлады

20 февральдә Арча педагогия көллиятендә республикада 2017 елдан эшләп килүче «Игелекле Казан» волонтерлык оешмасы «Игелек дәресләре» уздырды. Проектны гамәлгә ашыру чорында «Игелекле Казан» волонтерлары куратор Динара Әхмәдуллина белән берлектә дәресләрне моңарчы Казан шәһәре мәктәпләрендә генә үткәргән булса, быелдан районнар буйлап йөри башладылар. Беренче итеп алар Арча районын сайлый һәм педагогия көллияте студентлары белән очраша.

Бирегә уку йортының иң актив студентлары гына чакырылган иде. Алар волонтерлык, аның төрләре, игелекле эшләрнең гомуми мәйданчыгы, сәламәтлекләре ягыннан үзенчәлекләре булган кешеләр белән дөрес аралашу алымнары белән танышты. 

Динара Әхмәдуллина очрашуга үзенчәлекле фикер йөртүче, авыр тормыш хәлендә калучы, күрмәүче һәм начар ишетүче иптәшләрен алып килгән иде. Тик әлеге кунаклар белән аралашканнан соң, һәркайсының өстенлекле бер ягын ачасың. Мәсәлән, 22 яшьтә сукыр калучы Михаил Меньшиков "Игелекле Казан" волонтерлык оешмасында кайнар линия хезмәткәре булып эшли. Куратор Динара Әхмәдуллина сүзләренчә, компьютерда текстларны ул күрүче кешедән яхшырак җыя. 

  

Ә бу оешмага килгәндә кешедән куркучы һәм беркем белән дә аралашмауы Виктор Маркин көллияттә укучы иң яхшы шахмат уйнаучылар белән көч сынашып, җиңүче булды. 

Бу проектның максаты – укучыларда шәфкатьлелек, кызгану, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү теләге тәрбияләүгә өлеш кертү һәм аларны ирекле хәйрия эшчәнлегенә тартуга илһамландыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев