Арча педагогия көллиятенең хоккейчы егетләре Татарстанда - өченче
Хоккей командасының тренеры - Зиннур Сәгыйтов
31 март көнне «Баско» боз аренасында ТР алкалы хоккей буенча Студентлар лигасының 2024-2025 елгы сезонының Б дивизионы (һөнәри белем бирү оешмалары арасында) финал уеннары узды. Студентлар Лигасында һөнәри белем бирү оешмалары арасында барлыгы 11 команда катнашты (6 команда Казан зонасында һәм 5 команда Кама аръягы зонасында).
Финалда катнашкан 4 команда (Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Арча) арасында Арча педагогия көллиятенең хоккейчы егетләре өченче урынны яулады.
«Бик көчле командалар арасында өченче урынны алу куанырлык нәтиҗә. Казан командасын җиңеп, егетләребез җиңүчеләр арасына керде. Әлмәт кондасына җиңелдек. Алар – беренче. Узган ел да өченче урында идек», – диде Арча педагогия көллиятенең физик тәрбия җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов.
Педагогия көллияте студенты – Солтан Гыйбадуллин Татарстан Республикасында иң яхшы сакчы дип танылган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев