erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча педагогика көллияте командасы «Аҗаган 2.0» уенында лаеклы чыгыш ясады

Казан югары танк команда Кызыл Байрак орденлы Жуков исемендәге училище территориясендә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабы финалы узды. Анда Арча педагогия көллияте командасы икенче урын алды.

Өч көн дәвам иткән ярышларда катнашучылар төрле сынаулар аша узды. Алар арасында хәрби әзерлек элементлары, тактик биремнәр, физик көч һәм җитезлек таләп иткән этаплар да бар иде.

Көчле көндәшлек шартларында Арча педагогика көллиятенең «Патриотлар АПК» командасы да лаеклы чыгыш ясады. Команда җитәкчесе — М.Әхмәтҗанов. Катнашучылар барлык этапларны уңышлы үтеп, үзләренең әзерлек дәрәҗәсен һәм бердәмлеген күрсәтте һәм икенче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев