Арча район Советы утырышы узды
Бүген район Советының чираттагы утырышы узды.
Депутатлар алдында район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльвира Ганиева чыгыш ясады. Ул агымдагы елның яртыеллыгында бюдже үтәлеше белән таныштырды. Район бюджетының керем өлеше 1 348 313, 3 мең сум, ә чыгымы 1 398 012, 3 мең сум тәшкил иткән . 49 699 мең сум дефицит узган ел алынган өстәмә керем хисабына капланган.
Утырышта шулай ук район Советының элеккеге карарларына үзгәрешләр кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев