Арча районында яңа башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары билгеләнде
Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Шәймәрдәнова Рәзилә Габделнур кызы билгеләнде.
Рәзилә Габделнур кызы Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты белгечлеге ала.
Ул үзенең хезмәт юлын Носы төп гомумибелем мәктәбендә башлый, соңрак укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары була. 2009 елда Шушмабаш урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә һәм уңышлы җитәкчелек итә, мәктәптә беренче булып агросыйныфлар барлыкка килә.
Рәзилә Габделнур кызына яңа эшендә уңышлар, кыю башлангычлар һәм җиңүләр телибез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев