Арча районында яңа җитәкче
Татарстан Республикасы биоресурслар дәүләт комитетының Арча районындагы бүлек җитәкчесе итеп Шәйхуллин Булат Вәзыйх улы билгеләнде.
Ул 1974 елда Түбән Мәтәскә авылында туган. Россия эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 20 ел эчке эшләр системасында эшли, шуның 9 елы экология милициясендә, шуның 4 елында – бүлек җитәкчесе.
Яңа җитәкчегә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев