erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында «Нелегаль мигрант» операциясе уза

20–24 апрель көннәрендә Арча районында миграция законнарын бозуларны ачыклауга юнәлтелгән махсус чара үткәрелә.

 

Арча районында 2026 елның 20 апреленнән 24 апреленә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге тарафыннан «Нелегаль мигрант» дип аталган оператив-профилактик чара уза. Чара район территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, тикшерүләр миграция законнары үтәлешенә кагыла. Аеруча чит ил гражданнарының теркәлүе, вакытлыча яшәү тәртибе һәм хезмәт эшчәнлегенең законлылыгы игътибар үзәгендә булачак.

Чара барышында полиция хезмәткәрләре күпләп яшәү һәм эшләү урыннарын тикшерәчәк. Шулай ук фиктив никахлар, ялган теркәү очракларын ачыклау да планлаштырыла. Районда эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең документларын алдан тикшерү зарурлыгы искәртелә.

«Әлеге чараның төп максаты — закон бозуларны кисәтү һәм район халкының иминлеген тәэмин итү», — дип хәбәр итәләр Арча районы буенча эчке эшләр бүлегендә.

Район халкына да мөрәҗәгать ителә. Әгәр законсыз яшәүче чит ил гражданнары, ялган документлар яки фиктив теркәү фактлары турында мәгълүмат билгеле булса, дежур частькә 884366-3-12-02 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Чара барышында ачыкланган хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Операция 24 апрельгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре