Арча районында шәхси хуҗалыкларда 47 берәмлек үзйөрешле техниканы техник карау төгәлләнде
Наласа, Түбән Аты, Утар Аты һәм Кушлавыч авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарын һәм тагылмаларын планлы техник карау узды.
График буенча 28 майда Наласа, Түбән Аты, Утар Аты, Кушлавыч авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарын һәм тагылмаларын техник карау узды. Бу хакта безгә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча шәһәре һәм муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.
“Тикшерү барышында шәхси затлар милкендәге прицепларны да кертеп, барлыгы 47 берәмлек үзйөрешле техника каралды.билгеләнгән куркынычсызлык таләпләренә туры килә торган техниканы куллануга рөхсәт бирелде. Якын көннәрдә хуҗалар техник карау узу турында таныклыклар ала алачак”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев