erid:2VtzquqpS7d
Арча районында социаль объектлар эшчәнлеген бәяләделәр
Арча яңалыклары

Арча районында социаль объектлар эшчәнлеген бәяләделәр

Шулай ук гражданнарны кабул итү үткәрелде

Арча районында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова һәм Татарстан Республикасы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина эш сәфәре белән булды.

Эш визиты социаль объектларны караудан башланды. Кунаклар балаларның ял итү, шөгыльләнү һәм үсеше өчен тудырылган шартлар белән танышты. Алар «ТатАрча Җәй» балалар лагерен, «Казансу» футбол манежын һәм Ашытбаш авыл мәдәният йортын карадылар.

Сәфәр кысаларында шулай ук гражданнарны кабул итү үткәрелде. Эш программасы Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы белән тәмамланды. Утырышта балалар хокукларын яклау, профилактика эшчәнлеге һәм ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Чыганак: https://max.ru/id1609009523_gos/AZ9cK59WRpQ

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев