Арча районында террорга каршы комиссия утырышы узды: мәгариф объектларына игътибар көчәйтелә
Арча муниципаль районы хакимияте бинасында террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә белем бирү учреждениеләренең иминлеге, профилактика чаралары һәм 2026 елга планнар кертелде.
Утырышта район җитәкчелеге, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорлары катнашты. Аны район башлыгы урынбасары Р. Д. Мөхәмәдияров алып барды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе — белем бирү учреждениеләрендә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре булды. Арча районы буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе А.Д. Гобәйдуллин мәктәпләрдә антитеррористик саклану һәм керү режимын тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде. Шулай ук ведомстводан тыш сак хезмәте вәкилләре дә үз фикерләрен җиткерде.
Авыл җирлекләрендәге хәл дә игътибар үзәгендә булды. Наласа һәм Яңа Кенәр авыл җирлекләре башлыклары үз территорияләрендә профилактика эшчәнлеге, шул исәптән дини оешмалар һәм мигрантлар белән эш турында хисап тотты.
Антитеррористик комиссия сәркатибе И.М. Зәйнуллин 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика күләмендә үткәрелгән анализга тукталды һәм 2026 елга эш планы проектын тәкъдим итте.
Утырыш барышында яңгыраган фикерләрнең берсе:
«Иминлек мәсьәләләре — уртак җаваплылык. Һәр оешмада системалы эш алып бару мөһим», — дип билгеләп үтелде.
Чара нәтиҗәләре буенча җаваплы хезмәтләргә конкрет бурычлар куелды. Районда бу юнәлештә эшчәнлекне камилләштерү дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев