Арча районында төнге рейдлар: төнге 11дән соң балаң өйдәме?
Районда төнге 11 сәгатьтән соң даими рейдлар уздырыла. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре авылларга да чыга. Рейдларга без дә чыгачакбыз һәм төнге 11 сәгатьтән соң урамда йөргән балигъ булмаган яшүсмерләр турында газетада язачакбыз.

Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Һидиятуллина белән әңгәмәбез дә шул хакта.
– Алсу Айдаровна, бу рейдлар даими бара инде. Алар нәрсәне күздә тота? Аңлатып китсәгез иде.
– Балигъ булмаган яшьтәге балалар төнге 11 сәгатьтән соң әти-әниләреннән башка урамда йөрергә тиеш түгел.
– Әгәр рейд барышында шундыйлар очраса?
– Ул очракта без аларны тоткарлыйбыз. Арча эчке эшләр бүлегенә алып киләбез, әти-әниләрен чакыртабыз, үзләреннән дә, әти-әниләреннән дә аңлатма яздырып алабыз, беркетмә төзибез, язмача аңлатма алып, әти-әниләре белән кайтарып җибәрәбез. Ә беркетмәләрне балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә тапшырабыз. Узган ел җиде айда әти-әниләргә 14, быел 19 беркетмә төзелде. Комиссия чакыртып ала. Беркетмәләрне карап, карар чыгара. Беренче тапкыр кисәтү ясала, бер ел эчендә бала тагын хокук бозу белән эләгә икән, штраф салына. Мин шуңа гына аптырыйм – бала өйгә кайтмый торып, ничек тынычлап йокларга ятып була? Төн уртасында нәрсә булмас. Күп җинаятьләр төнлә эшләнә. 14-17 яшьлек яшүсмерләр катнашында да. Мисал күз алдында.
– Әти-әни беркетмәгә кул куюдан баш тартса?
– Мондый очракларда кул куймыйча калганнары юк. Ул очракта шаһитлар катнашында видеога төшерелә.
– Яшүсмерләр тарафыннан җинаятьләр, хокук бозулар күпме?
– Күп. Узган ел алты айда өчәү теркәлсә, быел ун булды. Шуңа әле бу очрак та өстәлде.
– Яшүсмерләр күбрәк нинди җинаять кыла?
– Төрле. Мәсәлән, “Г” алкогольле эчемлек кулланган хәлдә ике тапкыр машина урлап китте. Бер төркем яшүсмерләр алдан сөйләшеп, куркыту юлы белән бер кешедән акча ала. Бер тапкыр белән генә тынычланмыйлар, икенче тапкыр тагын шуңа ук басым ясап, зур суммада акча күчерттерәләр, ул кеше башта 10 мең сум бирә, аннан 25 мең сум күчерергә мәҗбүр була. Җинаятьчеләр өчен бу да чик булып тоелмый, кыйнап, ачыктан-ачык 1000 сум акчасын һәм 260 сумлык кояштан саклый торган күзлеген талап алалар. Ике мәктәп укучысы үзара сөйләшеп, көпә-көндез кибеттән 2640 сумлык кием урлап чыгалар һәм башкалар. Барысы буенча да җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта районда балигъ булмаганнар эшләре буенча профилактик исәптә 22 яшүсмер тора.
– Питбайклар, мотоциклларда йөрүче яшүсмерләр күбәйде? Аларга карата нинди җаваплылык карала?
– Аларның әле мототранспорт йөртү хокукы биргән таныклыклары да юк. 16 яшь булмаса, баладан, әти-әнисеннән аңлатма алына. Кем алып биргән, ни өчен? Кайбер әти-әниләрне җавапка да тартабыз. Әти-әни белә торып, балага питбайк алып бирә. Сәбәпләрен дә әйтәләр. Чирекне бишкә генә тәмамлаган, алдан вәгъдә ителгән буенча, бүләк ясыйлар. Бала аңа лаек. Күршедә бар, аның улы кемнән ким? Үзе эшләп тапкан акчасына ала. Һәм башкалар.
– Ә балага 16 яшь тулган булса?
– Ул очракта баланың үзенә беркетмә төзелә. Ике очракта да эш комиссиягә җибәрелә. 16 яшь тулган булса, штраф та салына.
– Алсу Айдаровна, җинаятьләрне кисәтү максатыннан сез нинди эш алып барасыз?
– Бу юнәлештә ел буе эшлибез. Мәктәпләрдә, сыйныфларда җыелышларда даими чыгышлар ясыйбыз, аңлатабыз, очрашулар вакытында мисаллар китереп әйтәбез, кисәтүләр ясыйбыз, ел дәвамында атна саен, ял көннәре дә туры килә, рейдлар оештырабыз. Мәктәпләрдә системалы төстә хокук көннәре үткәрелә. Лекцияләр укыла. Ата-аналар җыелышларында чыгышлар ясыйбыз. Безнең генә түгел, әти-әниләрнең дә үтемле сүзе, ныклы тәрбиясе кирәк монда.
Рейдка чыктык
6 август көнне кичке 11 сәгатьтән соң Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Гүзәл Габидуллина, хакимияттән Чулпан Вильданова белән рейдка чыктык. Мондый рейдлар беренче августтан башлап көн саен оештырыла. 6 августта ике кеше тоткарланды. Берсе Арча үзәгендә. 17 яшьлек егет. Икенчесе стадионнан менеп барганда очрады. Велосипедта иде. 11 яшьлек малай. Әниләре алдан машина белән менеп киткән, ул артка калган. Әтисе каршы алырга чыккан иде. “11 сәгатьтән соң урамда йөрергә ярамаганны белмәдем. Икенче алай эшләмәм”, – диде малай. Әтисеннән дә, үзеннән дә аңлатма алып, малайны әтисе кулына тапшырдылар. Мондый рейдлар дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев