Шулай ук ул математикадан да 100 балл җыйган иде.
Апаз урта мәктәбе чыгарылыш укучысы Айназ Хаертдинов Бердәм дәүләт имтиханнарында искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Ул физика һәм профильле математика фәннәреннән 100әр балл җыеп, максималь нәтиҗәгә иреште. Шулай ук ул “Сәләтле балачак – 2026” олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында “Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы – 2026” дип танылган иде.
Айназның югары нәтиҗәләргә ирешүендә укытучысы Ханиф Хаертдиновның да өлеше зур.
Айназ шулай ук математика, физика, икътисад, җәмгыять белеме, тарих һәм башка фәннәр буенча күп тапкырлар Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль, республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары җиңүчесе һәм призеры, Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы призеры булды. Айназның уңышлары район яшьләре өчен үрнәк булып тора.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев