erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында 2026 елның иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы билгеле булды

Арча районында “2026 елның иң яхшы чыгарылыш укучысы” дип Апаз мәктәбен тәмамлаучы Айназ Хәертдинов танылды.

Район мәдәният йортында бүген “Сәләтле балачак – 2026” дип исемләнгән төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда алдынгы урыннар алган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны бүләкләү тантанасы узды. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле «2026 елның иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы» исемен атау булды. Быел әлеге мәртәбәле исемгә Апаз урта мәктәбен тәмамлаучы Айназ Хәертдинов лаек дип табылды.

“Мин бу исемгә ирешүемә бик шат, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Айназ. – Миңа һәрвакыт терәк булган әти-әниемә, миңа ныклы белем һәм тәрбия биргән укытучыларыма, мәктәбебез директоры Раушан Хәкимовичка, минем уңышларымны күреп, бәяләгән район, мәгариф идарәсе җитәкчеләренә зур рәхмәт. Киләчәктә дә тырышып укып, илебезгә, җәмгыятебезгә яхшы белгеч булырга тырышырмын”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев