Юлда игътибарлы булыгыз
2 октябрьдә сәгать кичке 8дә Арчаның Көнбатыш бистәсендәге заправка янында юл-транспорт һәлакәте булган.
Алынган мәгълүматларга караганда, Казан ягыннан кайтып килүче «Hyundai Solaris» автомобиле белән идарә итүче 2004 елгы ир-ат, юл чаты булмаган урында сулга борылган. Шул вакытта ул каршы як полосада туры юнәлештә хәрәкәт итүче «Darex Timer 300» питбайкына юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән.
Питбайкны 2011 елгы балигъ булмаган яшүсмер йөрткән. Аның транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә питбайк йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган. Ул Казан шәһәренә, Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган.
Нет комментариев