Бүген, 9 октябрьдә Татарстанда хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак
10:40 һәм 10:44тә сиреналарны кабызу планлаштырыла. 10:43 тә теле - һәм радиоканаллар сөйләм хәбәрен трансляцияләү өчен тотылачак.
Сирена тавышын ишеткәч, тыныч булырга һәм паникага бирелмәскә кирәк. Мөмкин булганча телевизор яки радионы кабызып, мәгълүмати хәбәр тыңларга.
Хәбәр итү системаларын тикшерүләр системаның барлык элементларының эшкә сәләтле булуына инану һәм хезмәтләрнең реакциягә әзерлеген арттыру өчен даими үткәрелә.
Нет комментариев