Ярый әле көне яңгырлы булмады.
Бүген Яңасала авыл җирлегендә район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы булды. Җирлектәге тормыш белән Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин таныштырды. Иң башта Каенсар клубына, аннан мәчеткә керделәр.
Яңасалада фермер Адель Мифтахов хуҗалыгында булдылар. Адель Николаевич 200 гектар җирдә бөртеклеләр үстерүләре, 50 баш савым сыеры тотулары турында сөйләде. Фермерлар Рәидә һәм Геннадий Туюровлар фермасын да карадылар. 300 гектар җирләре, 25 баш савым сыерлары бар.
Яңасала мәктәбенә, авыл китапханәсенә, медпунктка керделәр. Гомәр Бәширов истәлегенә эшләнгән музей-бакчада, тыл ветераннары хөрмәтенә төзелгән паркта булдылар. Бу җирлектә халыкны эшле итүче ширкәт булмавы кызганыч. Яңасала башлангыч мәктәбендә ике бала укый. Бакчага 4 бала йөри. Яңасала, Каенсар балалары Арчаның 7нче мәктәбендә укыйлар. Мәктәп автобусы йөртә.
Яңасала клубы эшләргә кеше булмыйча ябылган. Аңа да авыл җирлеге башлыгы борчыла. Әлбәттә, авыллар тырыш кешеләре белән яши. Төзек, матур йортлар авылга ямь биреп торалар.
Авыл җилеге башлыгы Айрат Сафин үзе атлар асрый. Чабышкы 10 аты бар.
Нет комментариев