erid:2VtzquqpS7d
Авылларның киләчәген уйлап
Арча яңалыклары

Авылларның киләчәген уйлап

8 октябрьдә Иске Чүриле урта мәктәбендә “АПКда кадрлар“ дигән федераль программа кысаларында агросыйныфлар ачу тантанасы булды.

Тантанада ТР  Мәгариф һәм фән министрлыгының идарә җитәкчесе Татьяна Алексеева, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Алмаз Гамиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин һ.б. мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Әлеге сыйныфларны ачуда “Яңарыш“ ширкәтенең ярдәме зур булган. “Грант-мастер“ ширкәте осталары сыйныфларны бик яхшы сыйфатлы итеп ясап биргән. 

– Безнең өчен бүген бик күңелле вакыйга, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Безнең район – авыл хуҗалыгы районы. Әлеге тармакны кадрлар белән тәэмин итү проблемасы бар. Бу сыйныфларны ачу шул проблеманы хәл итүгә күпмедер өлеш кертү дип әйтергә була. Мондый мөмкинлекне тудырган өчен республика, министрлыклар җитәкчеләренә зур рәхмәт!

Моңа кадәр шундый сыйныфлар Шушмабаш урта мәктәбендә ачылган иде.


Нет комментариев