erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда «Татарстан - безнең йортыбыз» фестиваленең зона туры уза

Бүгенге көнгә 700дән артык гариза бирелгән, бу 4000нән артык катнашучы.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан - безнең йортыбыз»  республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу туры уза. Чарада Казан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарыннан барлыгы 100дән артык коллектив катнаша.

Сайлап алу турлары Нурлат, Арча һәм Буа зоналарында узды инде, Лениногорск, Сарман һәм Менделеевск зоналарында да узачак. Фестивальнең зона турлары кысаларында иң яхшы иҗат коллективлары сайлап алына, яңа исемнәр ачыла. Бүгенге көнгә 700дән артык гариза бирелгән, бу 4000нән артык катнашучы.

«Безнең бурыч – бу концертны корамалы юрган кебек матур итү, һәр мәдәниятне һәм һәр милләтне күз алдына китерү», – дип сөйләде «Татар-информ» га фестивальнең жюри әгъзасы, ТР атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты Марина Карпова.

ТУЛЫРАК


Нет комментариев