erid:2VtzquqpS7d
Сезнең хатлар

Укытучы гына кешене кеше итә

Укучыларына тирән белеп һәм тәрбия бирү өстенә, үзенә генә хас бай традицияләре белән дан тоткан, мәгариф өлкәсендәге барлык яңа алымнарны беренче булып кабул иткән һәм аның нәтиҗәсен күреп яшәгән яраткан мәктәбемдә – 3нче мәктәптә кунак булып кайткач туган хис-тойгыларым белән уртаклашасым килде минем.

Өлкәннәр көне унаеннан һәм инде якынлашып килүче Укытучылар көненә багышлап оештырылган мәҗлес иде бу. Елдагыча, чакыру сәгатенә, шатланышып килеп җиттек без. Мәктәп җитәкчесе Гөлнара Рафисовнаның ветераннарга карата җылы мөнәсәбәте аерым мактауга лаек, ишек төбеннән үк колач җәеп каршы алдылар безне. Бу бәйрәмдә генә түгел, елына 3-4 тапкыр чакырып хөрмәт итәләр безнең өлкән гвардияне. Күпме әзерлек һәм мәшәкать икәнен үзләре генә беләләрдер. Коллективка бик зур рәхмәт!

Бәйрәм актлар залында концерт номерлары белән башланып китте. Укытучылар һәм укучылар көче белән әзерләнгән искиткеч матур концерт булды ул! Балаларның сәләтләренә, үз-үзләрен тотышларына, матур костюмнарына, программаның шундый бай, тирән эчтәлекле булуына сокланмый мөмкин түгел иде! Уку елы башланган гына бит әле, ни арада өйрәнеп беткәннәр, диген. Һәр сыйныф катнашып үзләренең осталыкларын күрсәтте: шигырь дә, җыр да яңгырап торды, биючеләр дә сокландырды, театраль күренешләр дә ямь кертте, хәтта инструменталь оркестр оештырганнар бит!

 3нче мәктәптә кунак булып кайткач туган хис-тойгыларым белән уртаклашасым килде минем

Әле безгә бәйрәм открыткалары да ясаганнар. Ничек җитешкәннәрдер, белмим. Бу бит башлангыч мәктәп! Әфарин, көчле әзерлек булган бу! Рәхмәт укытучыларына! Бүләк открыткаларын тотып фотога да төштек.

Бәйрәмнең икенче өлеше ашханәдә дәвам итте. Теләк булгач, иганәчеләре дә табылган, өстәл сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Ачык йөзле уңган пешекчеләр, әйтерсеңлә, туй өстәле әзерләгәннәр. Ә без инде, ветераннар, ашап-эчеп кенә түгел, очрашу шатлыгыннан татлы хатирәләр белән уртаклашып, юморны да кушып, үзебез заман җырларын да җырлашып утырдык. Арабызда өч кенә ир-ат булса да, мәҗлесне күтәрергә алар бик зур ярдәм итте.

Аларның берсе – Дамир Таҗиев, тамада ролен үтәде дияргә була, кулыннан баяны төшмәде, кызыклы логик биремле уеннар оештырып, безнең күнелне күтәрде, көлдереп бетерде. Ә икенче ир-атыбыз – һәр очрашуга килеп, үзенең асыл фикерләре белән уртаклашучы Сәет Хәбриевич иде. Өченчесе шушы мәктәптә бөтен җирне төзек тотучы, быел лаеклы ялга киткән  Радик Мөхәммәдиев. Өч сәгать буе сөйләшеп, күңел ачып утыру сизелмәде дә!

Бәйрәмне оештырган 3нче мәктәп коллетивына, килә алган ветеран укытучыларга, техник хезмәткәрләргә бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә Аллаһ Тәгалә саулык-сәламәтлегебезне биреп, шушы матур мәктәбебездә очрашып яшәргә язсын дигән изге теләктә таралаштык. Сүземне укытучыларга багышланган мәдхия сүзләре белән башлаган идем, шулар белән тәмамлыйсым да килә, чөнки укытучы һөнәре булмаса, башка һөнәрләр, гомумән, булмас та иде. Дөрес бит!

Наилә Миңнемуллина, ветеран укытучы


Нет комментариев