Арча табибы Бөтенроссия «Призвание» премиясе лауреаты булды
Арча район үзәк хастаханәсенең беренчел кан тамырлары бүлеге мөдире Ринат Хәстиев медицина өлкәсендәге иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе – Бөтенроссия «Призвание» премиясенә лаек булды. Бүләк инсульт белән авыручыларга ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле системасын булдырган белгечләр командасына тапшырылды.
Арча районы өчен сөенечле яңалык. Арча район үзәк хастаханәсенең беренчел кан тамырлары бүлеге мөдире Ринат Хәстиев Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Призвание» медицина премиясе лауреаты булды.
Әлеге дәрәҗәле бүләк быел инсульт белән авыручыларга ярдәм күрсәтүнең өч дәрәҗәле системасын гамәлгә кертүдә катнашкан неврологлар һәм реабилитологлар командасына бирелде. Белгечләр тарафыннан төзелгән система медицина җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәяләнә.
Премияне оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге алым пациентларга вакытында ярдәм күрсәтергә һәм дәвалау нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Система инсульт кичергән кешеләрнең сәламәтлеген торгызуда мөһим роль уйный.
Ринат Хастиев күп еллар дәвамында Арча район үзәк хастаханәсендә хезмәт куя. Ул кан тамырлары авыруларын дәвалау һәм профиллактикалау өлкәсендә эш алып ббара, пациентларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыра.
Ринат Мирбәт улы үз һөнәренең остасы булу белән беррәттән олы йөрәкле һәм гаять тыйнак кеше дә. «Бу бүләк – бер кешенең генә түгел, ә зур коллективның уртак хезмәт нәтиҗәсе», – диде ул .
Бөтенроссия «Призвание» премиясе лауреаты исеменә лаек булу Арча районы сәламәтлек саклау тармагы өчен дә әһәмиятле вакыйга булды. Район халкы район хастаханәсендә югары квалификацияле белгечләр эшләве белән горурлана ала.
Ринат Хәстиевны һәм Арча район үзәк хастаханәсе коллективын зур казанышлары һәм якынлашкатлаулые һөнәри бәйрәмнәре - Меицина хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Гаять авыр һәм җаваплы эшләрендә киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев