Арча укучылар сараенда өч яшькә кадәрге балалар ярышты
Гаилә елы узса да, гаилә белән төрле ярышлар уздыру традициясе дәвам итә
6 гыйнвар көнне Арча укучылар сараенда «Гаилә белән яңа ел ярышлары һәм сабыйлар йөгерүе» дип аталган матур чара узды. Бу чараның үзенчәлеге – өч яшькә кадәрге балалы гаиләләр катнашу.
«Мондый ярышларны уздыру күптәнге хыялыбыз иде. Менә ул быел беренче тапкыр уздырыла», – диде Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин.
Бер, ике һәм өч яшьлек балалары булган районыбызның 10 гаиләсе күңелле ярышларда катнашты. Әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә ярыш-уеннар әзерләнгән иде. Бигрәк тә әти-әниләрнең кечкенә сабыйлары белән чыршы бизәүләре иң күңелле ярышларның берсе булды.
Уеннарның нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр өч төркемдә билгеләнде.
1 яшькә кадәрге балалы гаиләләр арасында 1 урын – Хәбриевлар, 2урын - Сафиннар, 3 урын – Усмановлар һәм Хәсәновларга бирелде.
2 яшьлек балалы гаиләләр арасында 1 урын – Дәүләтшиннар, 2 урын - Шалагиннар, 3 урын – Һидиатовларга бирелде.
3 яшьлек балалы гаиләләр арасында 1 урын - Шагидовлар, 2 урын – Исмагиловларга бирелде.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм Арчаның эшмәкәрләре тарафыннан сертификатлар тапшырылды.
Барлык фотолар сылтама буенча: https://vk.com/album-185727872_305604015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев