erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча уңганнары бүләкләнде

Район башлыгы Илшат Нуриев бер төркем якташларыбызгабүләкләр тапшырды.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте,  җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен Яңасала авыл җирлеге башкарма комитеты баш хисапчысы Рәхмиева Фәния Әбүзәр кызына “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен“ медале тапшырылды.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Яңасала авыл җирлеге башлыгы Сафин Айрат Илгиз улы, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Сәфәров Газинур Гаяз улы  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Намуслы нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Җирле үзидарә көне уңаеннан мәдәният идарәсе баш белгече Бәхтиярова Гөлүсә Сәлимҗан кызы, Арча район Советы кадрлар секторы мөдире Салихова Эльвина Илфат кызы муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булды.

Намуслы нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Җирле үзидарә көне уңаеннан  Арча район Советы аппаратының  оештыру-гомуми бүлеге баш белгече Әхмәтханова Ләйсән Шамил кызы, Арча шәһәре башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Билалова Гөлназ Хөрмәтулла кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X