erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада 2009 елгы яшүсмер питбайкта әйләнгән

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

30 майда кичке ун тулып ун минутта Төбәк-Чокырча белән Яңасала авыллары арасындагы машина юлыннан 15 метр читтә, кырда юл-транспорт һәлакәте була. 2009 елгы  питбайк йөртүче Каенсар авылыннан Айванга таба барганда газ үткәргеч баганасына килеп бәрелә һәм әйләнә. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган куркынычсыз тизлек тә сайламаган, шулай ук йөртүчесенең мотошлемы, транспорт чарасы йөртергә хокук биргән таныклыгы да булмый. Нәтиҗәдә, ул Арча үзәк хастаханәсенә озатыла. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. 

– Хөрмәтле әти-әниләр, питбайклар һәм башка мототранспорт руле артына утырган балалар катнашында юл һәлакәтләре еш очрап тора. Балаларыгыз тормышы белән уйнавыгызны аңламыйсызмы әллә сез? – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов. – Нигә сез балаларга питбайк аласыз? Аны шатландыру тормышы куркынычсызлыгыннан  мөһимрәкме әллә? Балалар тарафыннан нинди транспорт чарасы белән идарә итү дә фаҗигагә юл, дигән сүз. Исегезгә төшерәбез – мототранспортка утыру машина белән идарә итү таныклыгы булган очракта гына рөхсәт ителә. Таныклыксыз кешегә биргән өчен 30 мең сум штраф. Балаларын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән өчен әти-әниләр җаваплылыкка тартылырга, ә балигъ булмаганнар балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеккә профилактик исәпкә куелырга мөмкин. Әти-әниләр, балаларыгызга үлемгә китерә торган уенчыклар алмагыз, машина юлларына чыгарга рөхсәт итмәгез. Бер минутлык шатлык урынына аларның куркынычсызлыгын сайлагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре