Арчада «ЭКОяз-2026» конкурсы кысаларында 9 меңнән артык үсенте утыртылган
Арча муниципаль районында санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз-2026» республика конкурсы кысаларында дистәләгән экологик акцияләр үткәрелде. Өмәләрдә меңләгән кеше катнашты, йөзләгән тонна чүп чыгарылды, ә район буенча 9680 үсенте утыртылды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелгән «ЭКОяз-2026» республика конкурсы санитар-экологик икеайлык чорында (2026 елның 1 апреленнән 24 маена кадәр)э кологик марафон форматында узды. Аның максаты – республика халкын табигатьне саклау һәм экологик акцияләрдә актив катнашуга җәлеп итү.
Конкурсның беренче атнасында «Канатлыларга ярдәм ит» акциясе үткәрелде. Аның кысаларында катнашучылар 2550 сыерчык оясы ясап элде.
Икенче атнада йортсыз хайваннарга ярдәм күрсәтүгә һәм аларга карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияләүгә багышланган 350 тематик дәрес һәм очрашу уздырылды.
«Экологик илһам калейдоскобы» атнасында икенчел чималдан 1120 кул эшләнмәсе әзерләнде.
Дүртенче атнада җимеш агачлары һәм куаклар утырту эшләре башкарылды. Шулай ук Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан барлык язмалар татар телендә генә бастырылды.
«Тынычлык, хезмәт, май» атнасында мәктәпләр, балалар бакчалары, парклар һәм скверлар территорияләре тәртипкә китерелде. Барлыгы 149,7 кубометр чүп җыелып чыгарылды, чараларда 1113 кеше катнашты.
Алтынчы атна Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм хезмәт ветераннарына ярдәм күрсәтүгә багышланды.
Ә җиденче атнада аерым калдыклар җыю акцияләре үткәрелеп, 20 килограмм батарея һәм 1 тонна макулатура җыелды.
20 майда Идел елгасы көненә багышланган акция кысаларында «Казансу» паркында Казансу елгасы ярын чистарту буенча зур өмә узды. Анда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, торак-коммуналь хуҗалык вәкилләре һәм волонтерлардан торган 350 кеше катнашты. Өмә нәтиҗәсендә 990 кубометр чүп чыгарылды. Шул ук көнне район авыл җирлекләрендә дә яр буйларын чистарту эшләре башкарылды.
17 апрельдә «Россия суы-2026» экология корылтае кысаларында Казансу елгасы ярында Бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Чарада 150дән артык кеше катнашты, 2900 кубометр чүп җыеп чыгарылды.
24 һәм 30 апрельдә узган Бөтенроссия өмәләрендә 2410 кеше катнашты, аларның 1700е Арча шәһәреннән иде. Чистарту эшләре паркларда, юл буе территорияләрендә һәм Казансу ярларында алып барылды. Өмәләргә 32 берәмлек техника җәлеп ителде.
Санитар-экологик икеайлык дәвамында Арча районының коммуналь оешмалары һәм идарәче компанияләре тарафыннан 8120,15 кубометр чүп чыгарылган. Районда агачлар, куаклар һәм чәчәкләр утыртылган, яшелләндерү объектларының коймалары яңартылган. Шулай ук 6 майда Арча педагогика көллияте «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясенә старт бирде.
Гомумән алганда, санитар-экологик икеайлык нәтиҗәсендә район оешмалары һәм бюджет учреждениеләре тарафыннан 9680 үсенте утыртылган. Бу чаралар Арча районында экологик мәдәниятне күтәрүгә һәм тирә-якны саклауга зур өлеш кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев