erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада Габдулла Тукай шигырьләре яңгырады

Арчаның 5нче гимназиясендә “Тукай – шигъри чишмәбез” шигырь укучылар бәйгесе зур җаваплылык һәм әзерлек белән үтте. Бәйгедә өч төркем – укучылар һәм укытучылар катнашты. Барлык катнашучылар диплом һәм истәлекле бүләкләр алып, чараны “Туган тел” җыры белән тәмамлады.

22 нче апрельдә  Арчаның 5нче гимназиясендә “Тукай – шигъри чишмәбез” исемле шигырь укучылар бәйгесе булып узды.

“Әлеге бәйге мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан оештырылды.  Бәйге өч төркем укучылар һәм укытучылар арасында үткәрелде. Укучылар арасында урыннарны билгеләү һич тә җиңел булмады. Һәр укучы, һәр укытучы зур җаваплылык, әзерлек белән килгән иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучыларга да мәгариф идарәсенең дипломы һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды”, – диде район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина.

Чараның йомгаклау өлешен,  барлык  катнашучылар бергә басып,  бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  “Туган тел”  җыры белән  тәмамладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев