erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада Гомәр Бәшировны искә алдылар

Укучылар проект һәм иҗади эшләр яклады

5 февральдә Арчаның 7нче мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алу, аның иҗатын өйрәнү һәм олылау максатыннан III Районара Г.Бәширов укулары үтте. Олуг язучыбыз татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган якты янучы йолдызларыбызның берсе, күренекле татар язучысы, фольклорчы, Гаяз Исхакый, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Укулар район мәгариф идарәсе белән берлектә сферум платформасында, туры эфирда үткәрелде. Укуларны район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Мостафина ачып җибәрде, барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Конференциядә мәктәп укучылары, укытучылар катнашты. Республикабызның 12 районыннан 324 укучы һәм укытучы үз эшләрен тәкъдим итте.

Укуларның эш юнәлешләре түбәндәгеләр булды:

1. “Табигать” темасына хикәя язу (1-6нчы сыйныфлар)

2. “Синең турында җырлыйм,туган ягым” . Туган як турында җыр бәйгесенә видеоязмалар

3. “Туган телем-күңел көзгем” татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшләре (5-11 нче сыйныфлар)

4. “Гасырларны кичкән туган тел” туган телебезне үстерү максатыннан проект эшләре (укытучылар)

Укучыларның, укытучыларның проект һәм иҗади эшләре жюри тарафыннан игътибар белән каралып, аларга тиешле бәя бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев