Арчада гомумшәһәр өмә узачак
Хөрмәтле «Арча шәһәре»муниципаль берәмлеге халкы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр!
2024 елның 18 октябрендә «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге торак пунктларын төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча гомумшәһәр өмәсе була.
Сезне бу көнне урамнарга чыгарга, йортларыгыз һәм объектларыгыз янындагы территорияне тәртипкә китерергә чакырабыз!
Җыелган чүп-чарны капчыкларга салып, юл буена куюны сорыйбыз.
Чисталыкта яшәү - ул һәр кешенең намуслы хезмәте. Әйдәгез, урамнарыбызны чиста һәм матур итү өчен тырышыйк.
Шәһәр җирлегенең чисталыгы өчен керткән өлешегез өчен рәхмәтле булачакбыз! Чисталык үзебездән башлана!
Барыгызны да актив катнашуыгызны сорыйбыз.
Арча шәһәре башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев