erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада исерек хәлдә руль артына утыручылар саны тагын унга артты.

Административ хокук бозуда гаепле дип табылды

2025 елда ДАИ хезмәткәрләре тоткарлаган һәм суд каршына баскан исерек хәлдә руль артына утыручылар саны тагын унга артты.

4 июльдә Божада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары Р.Р. Кәримов идарә иткән “Киа Рио”, 8 июльдә Арчада А.Т.Зарипов йөрткән “Черри Тигго”, 24 июльдә М-7 Волга автоюлының Киров шәһәренә кергәндәге 66 километрында А.С.Тимофеев идарә иткән “Лада Гранта”, 20 сентябрьдә Яңа Кенәрдә И.А.Шәфиев идарә иткән “Лада Ларгус”, 26 сентябрьдә Арчада руль артында А.С.Хәйретдинов утырган “Мазда СХ-5”,  3 октябрьдә Арча-Олы Әтнә-Кушлавыч автоюлының беренче километрында А.К.Камалиев идарә иткән “Рено Логан”, 4 октябрьдә Арчада руль артында Р.Р.Заһидҗанов утырган “Рено Дастер”, 5 октябрьдә Шушмабаш авылы янында А.Ш. Ахунов идарә иткән “Лада Гранта” автомобильләрен тоткарланган. Алар җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 12.8 маддәсе 1нче өлеше буенча  административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 45000 сум күләмендә штрафка тартылды, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Моннан тыш 4 августта Арча шәһәре янында Р.Р.Ибраһимов йөрткән “Лада Гранта”, 21 октябрьдә Носыда И.Г. Хәертдинов идарә иткән “Шевроле Нива” инспекторлар кулына эләккән. Алар җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 12.26 маддәсе 1нче өлеше буенча  административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 45000 сум күләмендә штрафка тартылды, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

 

  
   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре