erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада мөмкинлекләре чиклеләр өчен фестиваль узды

Арча педагогия көллиятендә “Абилимпикс” чемпионаты кысаларында интеллектуаль һәм сәламәтлеге буенча тайпылышлары булган кешеләр өчен “Мөмкинлекләр фестивале” узды.

Аны Татарстанның хезмәт һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән министрлыклары һәм Арча педагогия көллияте оештырган. Фестиваль республикада 9 районда уза һәм куанычлысы — шуның берсе бездә. Фестивальгә кунак булып Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Адел Мөбәрәкшин һәм Татарстан Республикасының һөнәри компетенцияләр үсеше үзәгенең генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин да кайткан.

«Шелон бәйләве (Ыргаклы энә белән бәйләү)», «Курчак ясау остасы (Традицион һәм лоскут курчаклар ясау)», «Мозаикачы», «Сабын ясау», «Пластилин белән картина ясау», «Төймәләр белән картина ясау», «Нәфис сүз», «Җыр сәнгате» компетенцияләрендә узган фестивальдә районыбыздагы «Мәрхәмәтлелек үзәге»,  «Өмет чаткысы» балаларны тернәкләндерү үзәге, Яңа Кенәр интернат мәктәбе, Яңа Чүриледәге психоневрологик интернат йорттан 42 катнашучы үзләренең мөмкинлеген сынап карады һәм сынатмыйча, уңышлы гына башкарып та чыкты.

Мөмкинлекләре чикләнгәнннәр тормышка аеруча яратып карый кебек. Шуңа алар кечкенә генә сөенечне дә олы итеп кабул итә белә. Киртәләрне кичеп нидер эшләү алар өчен зур җиңү. Фестивальдә кул эшләнмәләре ясаучыларны күргәч моңа тагын бер инандым. Алар бар күңелләрен, мөмкинлеген биреп эшләргә тырышты. Ыргаклы энә белән бәйләү буенча эксперт Фәридә Гайнетдинова белән сөйләшәбез.

— Безнең Арча педагогия көллияте республикада ыргак һәм энә белән бәйләү компетенциясе буенча мәйданчык булып тора. Региональ чемпионат ярышларында катнашучылар бөтен Татарстаннан бирегә җыела. Көллият укучылары һәр елны Мәскәүгә ярышка бара. Рәхмәт яусын хөкүмәткә мөмкинлекләр биргәне, җитәкчеләребезгә рәхмәт, шушындый фестиваль оештырганнары өчен. Бу — аралашу, бер-береңне күреп сөйләшү, һөнәргә өйрәнү, мөмкинлекләреңне сынап карау, дуслары булып калу өчен менә дигән мөмкинлек. Мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар белән эшләү бик рәхәт. Алар эчкерсез, риясыз, күңелләре ачык. Алар безне, өйрәтүчеләрне дә игътибарлырак, сабыррак булырга өйрәтә. Ярышлардан соң кайберсе телефоннардан шалтырата, бәйрәмнәр белән котлый, — дип фикерләре белән уртаклашты ул. Аның әйтүенчә, кул эшләре рәхәт, җанны ял иттерә торган эш. Бу сүзләрне Яңа Кенәр интернат мәктәбе укытучысы Нурия Габдрахманова дә дәлилләде. Ул 7 нчедә укучы Айрат Әхмәтҗановны алып килгән. “Айрат мозаика тезүне бик ярата, — дип сөйли ул. — Без күбрәк алмаз мозаика белән шөгыльләнәбез. Тырыш укучы. Сөйләшми, тик әйткәннең барысын аңлый. Баланы кат-кат күрсәтеп кызыксындырсаң, алар түгәрәкләргә теләп йөри. Гел аңлатып, әйтеп, ничек эшләргә кирәген күрсәтеп торсаң, алар шуңа ияләнеп эшли”.

Экспертлар арасында Арчаның 5 нче гимназия укытучысы Ләлә Ибраһимова да бар иде. Ул махсус савытларга тутырып сабын ясау серенә төшендерде. Үзләре ясый башлаганчы ук катнашучыларга бүләк итеп ясап алып килгән сабыннарын өләшүен әйтте: “Тик аларның үзләренең ясау теләге көчле иде, шуны күреп, алып китәселәре килде. Мөмкинлекләре чикле балалар белән беренче тапкыр гына эшлим. Балалар акыллы, сүз тыңлаучан, төгәл эшлиләр. Аларның ачык күңелле икәнлекләрен ачтым. Бүген сәләтләрен күреп күзләрем яшьләнде”.  

Һәр компетенциядә малайларның булуы да күңелле күренеш. Димәк, булачак ир-атлар һәрбер һөнәр белән кызыксына: бәйлиләр дә, пластилиннан, төймәдән картиналар да ясый, хәтта курчаклар да тегә. Ә җыр-биюне инде әйтәсе дә юк. Кечкенәдән сәхнәдә үскән егет-кызлар бүгенге көндә дә сәхнәне ташламый. Җырлаучыларның профессиональ җырчылар белән ярышырлык мөмкинлекләре бар! Ә сәнгатьле сөйләүче Зилә Сөнгатуллинаның чыгышы тамашачыларның күзләрен яшьләндерде. “Кызым фестивальдә катнашуына куанды. Шигырь-җырларны телефонына саклап куям да, шуннан өйрәнә”, — ди әнисе Диләрә ханым. Зиләне язмыш тумыштан авыр сынау белән каршы алып, коляскада гына йөрергә калдырса да, ул актив тормыш рәвешендә яши, бочче түгәрәгенә йөреп, республика ярышларында катнаша, призлы урыннар яулый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гомумән, һәр катнашучы, аларның сәләте, тырышлыгы турында аерым язарлык. Һәрберсе игътибарга, ихтирамга лаек. 

Катнашучылар фестивальдән бүләксез китмәде. Бүләкләрне “Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” һәм Арча районы башкарма комитеты әзерләгән. Ә фестиваль, көллият коллективы, аеруча директоры Гөлнара Гарипова тырышлыгы белән югары дәрәҗәдә оештырылган. Бары, дәвамлы булсын дип кенә телисе кала...

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев