Арчада сайлаучыларны җырлап каршы алалар
Арчаның күпфункцияле үзәгендә урнашкан 946нчы сайлау участогында тавыш бирергә килүчеләрне «Арча таңнары» халык җыр ансамбле каршы ала.
Биредә Арчаның станция ягында урнашкан Совет,Хезмәт, Җиңү,Сәйдәш,Азин,Кояшлы,Чулпан һәм Җиңүнең 65 еллыгы урамнарында яшәүче сайлаучылар тавыш бирә.
Без килгәндә сайлау участогы каршында "Арча таңнары" халык җыр ансамбле сайлаучыларны матур җырлары белән каршы ала иде.

Ишек төбендә полиция капитаны Илшат Шәрәфиев участокта иминлек сагында тора.Участокка керүче һәркем металл рамка аша уза.
- Барлык килгән кешене тикшереп уздырабыз. Бу участокта иминлек өчен мин җавап бирәм.Барысы тәртиптә булыр,- диде ул.

Иртәдән үк халык бик актив. Хәтта бераз чират та барлыкка килгән.

Соңыннан участок каршында бәйгегә катнашырга теләп фотога төшүчеләрне дә очраттык.

Биредә чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев