erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада УРАМ тур узды

«Татарстанда җәй»проекты кысаларында Арча районына «УРАМ» экстрим-паркы командасы килде

29 июльдән «УРАМ» экстрим-паркы командасы Татарстан буенча масштаблы турга чыкты. Ул ТР Яшьләр министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә ТР Рәисенең «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырыла. Быел тур географиясен шактый киңәйттеләр – чаралар республиканың 12 районында уза.

Июль аенда УРАМ тур Чистай һәм Яшел Үзән районнарында булса, 5 август көнне ул Арчада булды. Скейтборд һәм самокатта йөрү буенча осталык дәресләре Казансу паркында урнашкан вело-чаңгы-роллер трассасында узды.

«Безнең парк Казанда урам культурасын үстерү өчен булдырылды. Тик безгә моны Татарстан районнарында да эшләргә дигән уй килде. Шулай районнар буйлап егет-кызлар өчен осталык дәресләре уздырып йөри башладык. Моның белән бу өлкәдә тәҗрибәләре булган белгечләр эшли. Арчада кызыксынучылар күп булды. Кайберләренең күзләре янып тора, кайберләре скейтка беренче тапкыр баса. Шунысы мөһим, әлеге осталык дәресләрендә һәркем үзен сынап карый ала», – диде «Урам» экстрим-паркы менеджеры Ольга Мокрушникова.  

Арчада узган УРАМ турда катнашучы иң өлкән скейтбордтчы Казаннан кайткан Равил Мөслимов иде. 67 яшь булуына карамастан, махсус күтәртмәләр аша яшьләр белән беррәттән йөри ул. «Бары теләк кирәк, өйрәнеп була», – ди ул. Үзе 25 яшендә беренче тапкыр скейтка баса, күпмедер вакытка бу шөгылен ташлап торса да, Казанда «УРАМ» экстрим-паркы ачылганнан сон, кабаттан яшьлек мавыгуларын исенә төшерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лето в Татарстане