Арчада узган «Яшьләр көне»ндә актив яшьләр бүләкләнде
Районыбызның үзәк стадионында бәйрәм узды
Ел да июнь аеның соңгы атнасында уздырылучы традицион «Яшьләр көне» быел да райондашларны стадионга җыйды.
Ачык һавадагы бәйрәм котлаулар, матур чыгышлар белән үрелеп барды. Яшьләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Дилүс Мостафин сәламләде.
- Булганыгыз, без, урта һәм өлкән буын кешеләрен яңа башлангычларга илһамландырып торганыгыз өчен рәхмәт. Яшьлек – иң матур вакыт. Гомернең кыска бу аралыгын файдалы итеп уздырып, яхшы эшләргә омтылыгыз. Безнең район, республика һәм илебез өчен кирәкле кешеләр булыгыз, – диде Алмаз Хисаметдинов.
Җитәкчеләр районда эшләре белән аерым урын тотучы яшьләрне, актив гаиләләрне, волонертларны һәм яшьләрне белән нәтиҗәле эшләүче оешмаларны бүләкләде.
Мingazov кавер төркеме җырларына кушылып җырлап, DJ Алиның дәртле көйләренә биеде Арча яшьләре.
Аерым мәйданчыкта Алдынгылар хәрәкәте тарафыннан осталык дәресләре узды. Биредә кызларга дискотека өчен ялтыравыклы макияж ясалды, теләүчеләр чәчләрен буятты. Хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләргә малайлар-кызлар истәлекле бүләкләр ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев