erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Арчага “Идел” һәм “Ялкын” журналлары баш мөхәррирләре Гөлүсә Закирова һәм Илназ Фазуллин кайтты.

Арча үзәк китапханәсендә очрашу булды. “Утыр. Сөйләшик әле бер” рухында үтте ул.

Гади һәм җылы очрашу. Мәктәп укучылары, Арча педагогия көллияте студентлары белән. Баш мөхәррирләр яшьләрне үзләре белән хезмәттәшлек итәргә, аралашырга чакырдылар. Язарга, иҗат итәргә өндәделәр. Каләм яза-яза шомара.

“Ялкын” журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин: “Бездә ничә кеше эшли, дип уйлыйсыз?” – дигән сорауны бирде. Залдан берәү әллә чынлап, әллә шаяртып: “100!” – диде. Баш мөхәррир көлде дә: “Бездә 10 кеше эшли, – диде. – Шуның 5-6сы гына иҗади эш белән шөгыльләнә. Элегрәк бик күп кеше хезмәт иткән: 40-50ләп. Бүлекләр күп булган. Спорт, шигърият һәм башка шундый бүлекләр аерым булган. Бүген менә шушы 48 битлек “Ялкын” журналының 30 бите сезнең кебек укучыларыбыз хатлары, иҗатыннан тора. Арчадан да язмалар бик күп килә. Актив булырга кирәк”. Баш мөхәррир журнал эшчәнлеге, кызыклы проектлар (“Әйдә киттек”, “Бик матур” һ.б.) хакында сөйләде.

“Журналларның кәгазь формасы юкка чыкмасмы,  электрон язмаларга күчеп бетмәбезме?” – дигән сорау да күтәрелде. “Кәгазьдә басылу ул тарихка кереп калу, ташка уелу дигән сүз. Шуңа күрә ул гомерлек. Ә электрон язмалар юкка чыгарга мөмкин бит”, – дип җавап бирде Гөлүсә Закирова. “Идел” журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова әлеге басманы яшь иҗатчыларның мәдәни журналы дип атады. Журнал 1989 елда чыга башлады.

Баш мөхәррирләр сорауларга җавап та бирделәр. “Хәзер хикәя язучылар күп, – дип сөйләде арадан берәү. – Әмма алар әдәби жанр буенча хикәя түгел. Авторлар бары тик вакыйга сөйлиләр. Ә хикәя дип язалар. Сезнең киңәш?”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Язалар икән, язсыннар, – диде Гөлүсә Закирова. – Язарга, вакыйга сөйләргә яратучыларга күбрәк классикларны укырга кирәк. Алар хикәяне ничек яза?”.

Бер караганда, язучылыкка өйрәнеп тә булмый кебек. Аның өчен язучы булып туарга кирәк. Ә күп уку, бигрәк тә күренекле язучыларның әсәрләрен уку һәм газета-журналларны күзәтеп бару һәм аларга язу файдага гына.

Очрашу әнә шулай үзара әңгәмә рәвешендә, сорау-җаваплар белән үтте. Татар баласы үз газета-журналларын белеп торырга тиеш инде ул. Алар өчен атап чыгарылган басмалар заманча һәм кызыклы. Очрашуга кайткан баш мөхәррирләр дә шул хакта сөйләделәр. Моның шулай икәнен басмаларны үз кулыңа тотып карамыйча белеп булмый.

 Очрашуны китапханә хезмәткәре Рилә Абдрахманова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев