9 декабрь 2022 яңалыклары
-
Өлкәннәр, сезнең өчен
Бу мәктәпкә йөрергә кирәк.
-
Ильяс Фәттаховны котларга Яңа Кенәрдән килгәннәр
Бүген редакциябезнең иң өлкән һәм иң тәҗрибәле журналисты Ильяс Фәттаховның туган көне
-
Ватан Геройлары хөрмәтенә истәлекле чара узды
9 декабрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә Ватан Геройлары көне уңаеннан кичә үткәрелде. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачты.
-
Өлешчә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм кирәк
Өлешчә мобилизация башлангач, районыбыздан да махсус хәрби операциягә ир-атлар китә башлады. Алар башта “Казан Экспо“да әзерлек курслары үтте. Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән ун авылдан да 18 ир-ат китте.
-
Бәйрәм табынына каз пешерү ЫСУЛЫ
Резедә Садыйкова рецепты.
-
Төшләре чынга ашучы Регина Хәкимҗанова: «Коронавирус, мобилизацияне дә күрдем…»
Аның янына берәүләр төш юратырга, икенчеләр төшлек куйдыртырга килә. Үзенең күргән төшләре дә рас килә. Кукмара районында яшәүче 31 яшьлек блогер Регина Хәкимҗанова белән төш күрү хикмәтләре турында сөйләштек.
-
Мөмкинлекләре чикле райондашларның иҗат концерты узды
1-10 декабрь көннәре Инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Бүген, 9 декабрь көнне «Без тормышка гашыйк» дип аталган концерт оештырылды.
-
Арчага “Идел” һәм “Ялкын” журналлары баш мөхәррирләре Гөлүсә Закирова һәм Илназ Фазуллин кайтты.
Арча үзәк китапханәсендә очрашу булды. “Утыр. Сөйләшик әле бер” рухында үтте ул.
-
Безнең өчен – ул чын герой
7 декабрьдә Урта Курса мәктәбенең “Яшь армиячеләр“ отрядына Айрат Галәветдинов исеме бирелүгә багышланган тантана булды.
-
Яңасына да кадер юк
6 декабрьдә техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлауның торышын кабул итү булды
-
Яр Чаллыда үткән Рубин-классик ярышыннан арчалар Эдуард Мөхәммәдов һәм Раил Кәримов алтын медаль алып кайттылар
Без Арчада район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров белән фитнес клубта булдык. Клубта шөгыльләнүчеләрне күреп, җиңүләре белән котлап, хәлләрен белеп кайту иде максатыбыз. Клубның җитәкчесе тренер Адель Сәләхетдинов. Яр Чаллыда үткән Рубин-классик ярышыннан арчалар Эдуард Мөхәммәдов һәм Раил Кәримов алтын медаль алып кайттылар.
-
Аларның батырлыгы мәңгелек: Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин истәлегенә мемориаль такта куюга багышланган тантана узды
9 декабрь – Ватан Геройлары көне
-
Җомга вәгазе: күңелне сораулар борчыса...
Аллаһы Тәгалә адәм балаларына, хайваннардан аермалы буларак, тирә-якка карап уйланып, фикерләп, төрле вакыйгалардан гыйбрәт алу өчен акыл биргән. Ә без шушы акылны кулланабызмы? Ни өчен бу дөньяда яшим, дип уйланабызмы? Нинди максат белән бу якты җиһанга килгәнмен? Үлгәч нәрсә була? Кая барам? Дөрес яшимме? Кем бу Галәмнәрне үтә дә төгәллек белән бар иткән?
-
Яңа Кенәр интернат мәктәбендә бәйрәм уздырдык
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.