Яр Чаллыда үткән Рубин-классик ярышыннан арчалар Эдуард Мөхәммәдов һәм Раил Кәримов алтын медаль алып кайттылар
Без Арчада район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров белән фитнес клубта булдык. Клубта шөгыльләнүчеләрне күреп, җиңүләре белән котлап, хәлләрен белеп кайту иде максатыбыз. Клубның җитәкчесе тренер Адель Сәләхетдинов. Яр Чаллыда үткән Рубин-классик ярышыннан арчалар Эдуард Мөхәммәдов һәм Раил Кәримов алтын медаль алып кайттылар.
Бу фитнес-клубны күргән юк иде әле. Мускулны үстерү, гәүдәне, сәламәтлекне яхшырту өчен нинди генә тренажерлар юк! Бертөрле эшлекле, спорт мохите хөкем сөрә. Монда шөгыльләнүче ир-атларның гәүдәсе теләсә кайсы малайны, егетне кызыктырырлык. Хәер, малай-егетләрне генә түгел, хатын-кызларны да!
– Безнең фитнес клуб 2018 елдан эшли, – дип сөйләде безгә Адель Сәләхетдинов. – Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга хатын-кызлар шөгыльләнә, калган көннәрне – ир-атлар. Күрәсез, күпме тренажер бездә! Һәркемгә аерым программа төзелә. Шәхси программа кешенең сәламәтлегенә, гәүдә торышына карап эшләнә. Безгә мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә йөри. Даими шөгыльләнүчеләр физик яктан ныгыйлар, сәламәтлекләре яхшыра. Зур авырлыктагыларның авырлыгы кими. Гәүдәләре матурлана.
Клубта даими шөгыльләнүчеләр ярышларда катнашып торалар. Аларның үз дөньясы.
– Мин Арчада яшим, – дип сөйләде Эдуард Мөхәммәдов. – Узган елның ноябреннән фитнес-клубка язылдым. Башта минем хатыным йөри башлады. Тренировкадан кайта да, мине кызыктырып сөйли. Тәвәккәлләп мин дә тотындым. Тора-бара бу төр спортка җитди карый башладым. Авырлыкны киметәсе, сәламәтлекне яхшыртасы, гәүдәне дә ныгытасы килде. Җәен диңгез буена ял итәргә барырга планлаштырдык. Кеше алдында гәүдәң йөз кызартырлык булмасын инде ул. Сәламәтлекне дә тиешле дәрәҗәдә тотарга кирәк. Тренер миңа шөгыльләнү буенча махсус программа, туклануның тиешле калорияләр менюсын төзеп бирде. Иртәдән кичкә кадәр һәм кичтән иртәнгә кадәр. Атнага өч тапкыр: сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә шөгыльләнәбез. Дөрес туклану һәм җитди шөгыльләнүләр бәрабәренә мин июль, августта инде 120 кг.нан 90 кг.га төштем. Алда ярышлар буласы билгеле булгач, тренер күзәтүе астында тагын да җитдирәк шөгыльләнә башладым. Яр Чаллыга ярышка барганда инде мин 79 кг идем. Без ярышта гәүдәнең нинди икәнен элек һәм хәзергесен, ягъни гәүдә халәтен, трансформациясен, нинди нәтиҗәләргә ирешкәнне күрсәттек. Мин бу клубка йөрүемә шатмын. Монда яшьнең дә әһәмияте юк. Миңа 47 яшь. Максат – үз сәламәтлегең турында син үзең кайгыртырга тиеш. Бу үз-үзең белән көрәш. Башкаларга да киңәш итәм.
Раил Кәримовның кәефе шәп. Шулай ук Арчада яши. “Мин монда танышлардан ишетеп килдем”, – ди. 30 яшьтә. Өйләнмәгән. Яхшы тормыш юлдашы очратырга хыяллана. “Минем йөрүем авырдан иде, – дип сөйли. – Чөнки аякларым, аркам йомшак иде. Ә кулларым көчле. Бу клубка килгәч, күңел үсеп китте, тора-бара чынлап торып шөгыльләнә башладым. Бик ошый. Тренер Адель Сәләхетдинов, минем физик мөмкинлекләрне исәпкә алып, шәхси программа төзеде. Файдасын күрәм. Менә ярышта да җиңеп кайттым. Башкаларга киңәшем шул: теге җирем авырта, бу төшем авырта дип, зарланып, иренеп, өйдә ятмаска, дөньяга чыгарга, шөгыльләнергә, бары тик алга барырга кирәк!”
– 2018 елда ачтык без фитнес-клубны, – дип сөйли тренер-җитәкче Адель Сәләхетдинов. – Безгә төрле максат белән киләләр. Кемгәдер авырлыгын киметергә, кемгәдер сәламәтлеген яхшыртырга, кемгәдер гәүдәсен матурларга, мускул үстерергә кирәк һ.б. Мин үзем шушы клубның хуҗасы, спортчы, бодибилдинг буенча спорт остасы. Минем кешеләргә ярдәм итәсем килә. Ир-егетләр секциясен алып барсам, иптәшем Талия хатын-кызлар белән шөгыльләнә.
...Кызыктырамы? Әлбәттә! Кемнең сәламәт һәм матур буласы килми?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев