erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өлкәннәр, сезнең өчен

Бу мәктәпкә йөрергә кирәк.

Районда өлкәннәр өчен Хокукый белемнәр мәктәбе оештырылды. Аны Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәте, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсионерлар берлегенең Арча җирле бүлекчәсе, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  Арча районында ярдәмчесе оештырды. Мәктәп җитәкчесе - Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Арча территориаль оешмасы рәисе, РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Харисов Вакыйф Вагыйз улы. Проектны тормышка ашырганда өлкәннәрне хокукый яктан агарту һәм аларга юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк.

Яше һәм сәламәтлеге аркасында алар халыкның иң якланмаган төркеме булып торалар: алар мошенниклар корбаны, үз хокуклары һәм бурычлары турында җитәрлек мәгълүматка ия түгел, үз хокукларын яклый алмыйлар. Өлкән яшьтәге затларга хокукый белем бирү проекты кысаларында аеруча актуаль темалар буенча лекцияләр һәм семинарлар уздырылачак: социаль хезмәтләр күрсәтү системасы, мирас хокукы нигезләре, бер тәрәзә принцибы буенча муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү, торак – коммуналь хезмәтләр күрсәтү, кулланучылар хокукларын яклау, җир һәм милек хокукы нигезләре, дәүләт хезмәтләре аша түләү һ.б. Өлкәннәр белән очрашулар үткәрү вакыты – ай саен. Мәктәпне тыңлаучылар уңайлы формада файдалы мәгълүмат алачаклар, кызыксындырган барлык сорауларны бирә алачаклар, лекцияләр темалары буенча әзерләнгән мәгълүмати-агарту материалларын алачаклар. 3-03-79 телефоны буенча языллып була

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР  Кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкилнең Арча районында  җәмэгать ярдәмчесе  Надия Мифтахетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре