erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөмкинлекләре чикле райондашларның иҗат концерты узды

1-10 декабрь көннәре Инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Бүген, 9 декабрь көнне «Без тормышка гашыйк» дип аталган концерт оештырылды.

Районыбызда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле 5493 кеше яши. Шуларның 249ы - балалар. Әлеге райондашларыбызның да җиңүләре, омтылышлары, үз дөньялары бар. Кайсы гына өлкәне алсак та, һәр юнәлештә тә мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның да өлешләре зур. Арча районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Рәмзия Хәмдуллина да бүгенге концертта моның шулай икәнен тагын бер кат ассызыклап китте. 

"Без тормышка гашыйк" концертының сәхнә түрендә иҗади омтылышлары чикләнмәгән, аздан да күңелләре булучы артистлар чыгыш ясады. Аларның һәркайсыннан тормышка мәхәббәт һәм киләчәк көнгә ышаныч бөркелеп тора иде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иҗади чара башланганчы,бирегә җыелучыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Һәркайсын борчыган сорауларны тыңларга әзер булып, булдыра алганча ярдәм итәчәген әйтте ул. 

Мөмкинлекләре чикле булып та, күңелләре белән көчле булып калучы райондашларыбызга бүген рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм соклану хисләре белдерелде. Бәйрәм ахырында аларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев