erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчага «Кар десанты» төшкән

Изгелек хәрәкәтенә кушылыгыз

Арчада «Кар десанты» төшүе турында социаль челтәрдән күреп белдем. Кемнәр икән бу, дип кызыксынып карасам, үзебезнең арчалар – «Беренчеләр хәрәкәте».

Бу көннәрдә кар күп яуды. Озын каникуллар вакытында бер физзарядка инде ул, дип шаяртсак та, көри башлагач, хәйран үзен сиздерә. Аеруча өлкән яшьтәгеләргә бик авыр.

Менә шуларга ярдәм кулы сузарга булган да инде «Беренчеләр хәрәкәте». Алтынчы мәктәпнең Беренчеләр советы ветеран Тәнзилә Сабированың йорт янын кардан чистартып биргән. Тәнзилә ханым  рәхмәт йөзеннән балаларны тәм-том белән сыйлаган.

Шулай ук Беренчеләр махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүченең әнисе Сәлимә Ахуновага да ярдәмгә килгән. Йорт яны территориясендәге карны көрәгәннәр.  

Беренчеләр башкаларны да Изгелек хәрәкәтенә кушылырга чакыра.

 

Фотолар алынды: https://vk.com/wall-220296246_2175

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре