Арчага Казан табиблары килде
Табиб-неврологлар Арча сәнгать мәктәбендә лекция сөйләделәр.
Арча районы демографиясе һәм хәтер югалу-деменция чире турында сөйләделәр. Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) районнарга табибларның лекцияләр белән кайтуын оештыра. Шундый бер очрашу Арчада булды.
Табиблар "Актив озак яшәү: перспективалар" проекты кысаларында ике популяр лекция укыдылар. Әлеге чара Арча сәнгать мәктәбендә үтте. Залда фотокүргәзмә оештырылган иде. Анда хәтер югалу чире белән авыручыларга якыннары файдалы шөгыль тапкан өлкән яшьтәгеләрнең фотолары куелган иде. Фото астында язмалары да бар. Вакытны файдалы шөгыль белән үткәрү ул күңел төшенкелегенә бирелүдән саклый. Ә күңел төшенкелеге хәтер югалуга илтүче сәбәпләрнең берсе.
Лекцияләр менә нинди темаларга булды: "Муниципалитет демографиясе: үткәне, бүгенгесе, киләчәге". Төбәк медицина тикшеренү институтының медицина демография кафедрасы мөдире Чулпан Илдарханова Арча районы демографиясе турында сөйләде.
Икенчесе "Деменция турында барлык чынбарлык". Бу тема (хәтер югалу) буенча югары категорияле табиб-невролог Юлия Житкова сөйләде.
Лекция тыңларга медицина хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, кем тели - шул килде.
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев